Хәзер авылның Шәйморатов урамында яңа, заманча медицина пункты тирә-якка ямь биреп утыра. Бинага су кертелде, ут үткәрелде, барлык инфраструктура белән тәэмин ителде. Хәзер эшләргә рөхсәт бирүче тиешле документлар аласы гына калды.
Яңа ФАПның ачылу көнен барысыннан бигрәк фельдшер Гөлнур Кадаева көтә. Әлеге вакытта медицина пункты балалар бакчасы бинасында урнашкан. Ә Гөлнур Сәлим кызы бер меңгә якын кеше яшәгән Шәйморатов, Варшавка һәм Таусеңер авыллары халкын хезмәтләндерә.
Заманча җиһазландырылган яңа медицина учреждениесе халыкның сәламәтлеген яхшыртуга, гомер озынлыгын һәм сыйфатын арттыруга булышлык итәчәк, ди авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илвир Моратшин, күркәм үзгәрешләрне билгеләп.