+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 апрель , 17:25

Медицина эшчәнлеген бәяләүләр арткан

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы бу елның I кварталында, 2023 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, учреждениенең медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру мөмкинлеген бәяләүләр санын 19 процентка арттырды. Аларның саны 305 тәшкил итә.  

Медицина эшчәнлеген бәяләүләр арткан
Медицина эшчәнлеген бәяләүләр арткан

– 2024 елның I кварталында лицензияләү бүлеге тарафыннан медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру мөмкинлегенә 110 күчмә һәм 195 документаль бәя бирелде, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.
Чагыштыру өчен: 2023 елның шул ук чорында 256 бәяләмә үткәрелгән: 89 күчмә һәм 167 документаль.

Учреждениенең лицензия таләпләренә туры килүен бәяләү кирәклеге учреждение адресы үзгәргән яки аның өчен яңа медицина эшчәнлеге өстәлгән очракта барлыкка килә. Учреждениенең туры килүен бәяләү лицензиатның үз гаризасы буенча Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге тарафыннан үткәрелә һәм лицензияләрнең бердәм реестры мәгълүматларының дөреслеген саклауга хезмәт итә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина эшчәнлеге буенча лицензия алу өчен һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Бу максаттан лицензияләү буенча хезмәтләр алуда консультацияләр бирү һәм методик ярдәм күрсәтү буенча «Кайнар линия» булдырылган, лицензияләү турында барлык мәгълүмат сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: