+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 апрель , 10:50

Яшәүгә өмет бүләк итүчеләр

Башкортстанда 15-21 апрельдә кан донорлыгын популярлаштыру атналыгы үткәрелә.  

Яшәүгә өмет бүләк итүчеләр
Яшәүгә өмет бүләк итүчеләр

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренә, фәнни тикшеренүләр һәм практик күзәтүләр 500 миллилитрга кадәр дозада кан тапшыруның кеше сәламәтлеге өчен бөтенләй зарарсыз һәм куркынычсыз булуын исбатлый. Канның даими алмашынуы донор организмына уңай стимулятор буларак тәэсир итә.

Донациягә әзерлек тәкъдимнәре:
- кан тапшыру алдыннан һәм көнендә майлы, кыздырылган, ачы һәм ысланган ризыклар, колбаса, шулай ук ит, балык һәм сөт продуктлары, йомырка һәм май (шул исәптән үсемлек мае), шоколад, чикләвек һәм финик, авокадо, чөгендер, банан куллану тыела;

- кайнатма белән татлы чәй, сутлар, морслар, компотлар, минераль су эчү һәм икмәк, сохари, ярмалар, майсыз макарон, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау яхшы;

- кан хезмәте учреждениесенә килгәнче 48 сәгать - алкоголь кулланырга, ә 72 сәгать алдан аспирин һәм анальгетиклар булган дарулар эчәргә ярамый;

- донация процедурасына бер сәгать кала тәмәке тартудан тыелырга кирәк;

- кан югалтуга организм иртәнге сәгатьләрдә иң яхшы җавап бирә, донация иртәрәк булган саен, кеше бу процедураны җиңелрәк кичерә. 12:00 сәгатьтән соң даими донорларга гына кан бирергә киңәш ителә;

- төнге дежурлыктан яисә йокысыз төннән соң донацияне планлаштырырга ярамый;

- имтиханнар, ярышлар алдыннан, аеруча интенсив эш чоры вакытында кан тапшыруны планлаштырырга кирәкми.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: