+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 апрель , 18:47

Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада

Бүген Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәгенә матбугат туры оештырылды. Журналистлар криобанкта, иммунология һәм молекуляр биология лабораториясендә, операция блогында булды, кечкенә пациентлар һәм аларның әти-әниләре белән аралашты.  

Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада
Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада

2 февральдә Уфада тарихи вакыйга булды - Республика балалар клиник дәвааханәсе базасында онкология, гематология һәм иммунология авырулары булган балаларга махсуслаштырылган, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен балалар онкологиясе һәм гематология үзәге ачылды. Үзәкне төзү турында карарны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кабул иткән иде һәм ул рекордлы кыска вакыт эчендә тормышка ашырылды.

Бүгенге матбугат турында республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин һәм баш табиб Людмила Семавина киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды.

Бу үзәкнең нигезенә беренче таш 2021 елның сентябрендә салынган иде. 2023 елның декабрендә үк файдалануга әзер бина Республика балалар клиник дәваханәсенә тапшырылды. Бүген медицина белгечләре, балалар, аларның ата-аналары 17,7 мең квадрат метр мәйданлы, 7 катлы, 92 койкалы бинага ия, биредә медицина белгечләре эше, балалар һәм аларның якыннары өчен иң уңайлы шартлар тудырылган, югары квалификацияле кадрлар һәм онкология, гематология һәм иммунология авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның заманча технологияләре тупланган.

Айрат Рәхмәтуллин билгеләвенчә, үзәк төзелеше "Балалар сәламәтлеген үстерү" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылган, проектның гомум бәясе 4 миллиард сум тәшкил итә, республика бюджетыннан - 2,5 миллиард сумнан артык, федераль бюджеттан 1,5 миллиард сум бүлеп бирелгән.

Үзәк проекты Дима Рогачев исемендәге балалар гематологиясе, онкологиясе һәм иммунологиясе фәнни-тикшеренү үзәге президенты, академик Александр Румянцев белән килештерелә, ул инновацион үзәк төзүне тәкъдим итә. Академик Румянцев үзәкне ачуда катнашты һәм бүген аны иң яхшы төбәк онкология үзәге дип билгеләп үтте.

Үзәктә иммунология, молекуляр биология лабораториясе, шулай ук гемопоэтик тамыр күзәнәкләрен трансплантацияләү, анестезиология һәм реанимация, онкология һәм гематология, онкология, иммунология бүлекләре, операцион блок, көндезге стационар, кабул итү бүлеге һәм гемопоэтик тамыр күзәнәкләрен трансфузиология һәм эшкәртү бүлеге урнашкан.

Сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, үзәк ачылганчы, балаларга «Балалар онкологиясе һәм гематологиясе» профиле буенча барлык ярдәм 45 койкада гамәлгә ашырылган. Бүген бу максатлар өчен үзәктә 92 койка урнаштырылган. Медицина белгечләре, шул исәптән урта медицина персоналы профильле федераль үзәкләрдә укыган, аларның кайберләре Швейцариядә һәм Англиядә стажировка үткән.

Биредә пациентлар һәм аларның ата-аналары өчен иң уңайлы шартлар булдырылган, дип ассызыклады Айрат Рәхмәтуллин. Ягъни аерым палатада аерым карават белән тәэмин итү, аерым санитар бүлмә булу, палаталарны яшьләренә карап дифференциацияләү, уен, уку сыйныфлары бар.

Әйткәндәй, журналистларга нәни пациентлар белән аралашу мөмкинлеге бирелде. Әнисе белән бергә уңайлы бүлмәдә дәвалану алган Алмаз әле 2нче сыйныфта гына укый. Иң яраткан дәресе – инглиз теле, ә күңеленә бик якын булмаганы – математика икән. Бераз монсу, уйчан күзле матур малай – гаиләдә җиденче бала. Алар бирегә республиканың ерак районнарының берсеннән килгән.
- Беркайчан да “рак “ дигән куркыныч сүз минем гаиләмә кагылыр дип уйламаган идем. Ә ул кечкенә балама кагылды. Безгә уңайлы шартлар, яхшы дәвалау булдырган табибларга, республика җитәкчелегенә зур рәхмәт, - ди Алмазның әнисе Ләйсән.
Авыру малай белән министр үзе җылы аралашты, хәлләрен сорашты, әлеге сәламәтлек торышын тикшерде.
Айрат Рәхмәтуллин шулай ук күрше палатадагы кечкенә Соня янына да керде. Әнисенә сыенган кызчык яшен сораганга дүрт бармагын күрсәтте. Алар Иглин районыннан килгән икән. Алар да биредәге уңайлыклар, дәвалау өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Сәламәтлек саклау министры ординатор бүлмәсенә кереп табиблар белән дә сөйләште, аларның кеше сәламәтлегендә торучыларның “алтын фонды” булуын билгеләде.

Үзәктәге заманча җиһазлар, чисталык, пөхтәлек, барлык нәрсәнең зур осталык белән һәм пациентларга уңайлы булсын өчен оештырылганы соклану уятты.
Мәсәлән, зур операция бүлмәсе югары технологияле хирургик чараларның киң спектрын башкарырга мөмкинлек бирә (шул исәптән нейроонкологик пациентларда) һәм барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Бүгенге көндә үзәктә 150дән артык инвазив манипуляция, 37 операция башкарылган. Үзәктә 18 яшьтән 21 яшькә кадәр пациентларга онкология авырулары белән медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бар.
Айрат Рәхмәтуллин билгеләвенчә, үзәкнең барлык бүлекчәләре федераль, төбәк үзәкләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Республика клиник балалар дәваханәсе һәм онкология һәм гематология профилен оештыру системасы телемедицина консультацияләре өлкәсендә төбәк лидерлары булып тора: 1236 консультациянең 494е онкология һәм гематология профиле буенча башкарылган.

Үзәктә «УчимЗнаем» федераль госпиталь мәктәбе, ислам һәм христиан конфессияләре вәкилләре өчен намаз бүлмәләре дә урнашкан.
Элек заманча дәвалау технологияләре өчен федераль үзәкләргә киткән балалар бүген бөтен медицина ярдәмен Башкортстаннан чыкмыйча алала. 2023 елда безнең төбәктән Мәскәү, Санкт-Петербург федераль үзәкләренә госпитальләүнең 320 очрагы теркәлгән. Бүген бу балалар Республика клиник дәваханәсендә дәвалана.

Автор фотолары.

 

Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада
Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада
Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада
Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада
Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада
Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада
Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада
Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада
Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада
Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада
Иң яхшы төбәк онкология үзәге - Уфада
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: