+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 апрель , 11:30

“Сәламәтлек поездларын” көтегез!

«Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясе сезоны 15 апрельдә башланды һәм 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.  

“Сәламәтлек поездларын” көтегез!
“Сәламәтлек поездларын” көтегез!

“Сәламәтлек поездлары” ярдәмендә кечкенә авылларда яшәүчеләр район үзәгенә яисә шәһәргә чыкмыйча гына да квалификацияле медицина ярдәме ала ала.

Әле “Сәламәтлек поездлары” Белорет, Авыргазы, Дуван һәм Кыйгы районнарында эшли, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. Алар халыкны белгечләргә кабул итүгә килергә чакыра.

Күчмә бригадалар составында терапевт, хирург, педиатр, акушер-гинеколог һәм тар белгечләр эшли. Авылларда яшәүчеләр медицина тикшеренүе уза, табиблар белән киңәшләшә, анализлар тапшыра алачак.

Агымдагы сезонда мобиль комплекслар 55 район территориясендәге 331 торак пунктта булачак. Узган елда табиблар 150 меңнән артык кешене кабул иткән, 41 меңгә якын тикшеренү үткәргән һәм 22 мең авыруны ачыклаган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: