+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 апрель , 19:35

“10 мең адым”га син дә кушыл!

Табиблар көн саен нәкъ шулкадәр җәяү атларга киңәш итә.

“10 мең адым”га син дә кушыл!
“10 мең адым”га син дә кушыл!
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан кырмыскалылылар “Сәламәтлеккә 10 мең адым” Бөтенрусия акциясенә кушылды. Район үзәк дәваханәсе тарафыннан оештырылган чарада катнашучылар бу көнне иртән-иртүк “Ак күл” ял һәм мәдәният паркына җыелды. Әлеге акциядә көн саен халык сәламәтлеге сагында торучы табиблар да катнашты.

Сәламәт тәндә – сәламәт рух!

“Ак күл” ял һәм мәдәният паркы – кырмыскалылыларның иң яраткан урыны. Мәдәни һәм спорт чараларының күбесе биредә оештырыла. Бөтендөнья сәламәтлек көнендә дә биредә иртәдән җанлылык хакимлек итте. Җыелучыларны паркка кергән урында медицина хезмәткәрләре – Илтуган авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Гүзәл Хәсәнова һәм ашыгыч ярдәм фельдшеры Әлфия Халикова каршы алды. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү” программасы чикләрендә узган елда төзелгән мобиль фельдшер-акушерлык пунктында теләге булган һәркем диспансерлаштыру үтте, анализлар тапшырды, сәламәтлеген тикшертте һәм аны саклау буенча бик күп киңәшләр алды.
Тәүгеләрдән булып мобиль ФАПка мәгариф ветераны Татьяна Ибракова үтте. Борчылырга сәбәп булмаса да, ул шундый мөмкинлек булганда һәм 10 мең адымны үтәр алдыннан кан басымын тикшертеп чыгарга карар иткән. Татьяна Владимировна дарулар белән дәвалануны кабул итми. Ул физик күнекмәләр ясау, сәламәт тормыш рәвеше алып бару яклы. Шул уңайдан берничә ел элек физкультура-сәламәтләндерү комплексында “көмеш яшьтәге” апаларны җыеп, “Ялкын” клубы оештырды. Бүген инде бу клуб әгзаларын һәрбер чарада күрергә мөмкин. Менә бу көнне дә алар тулы состав белән килде һәм ун мең адымны скандинавча атлап үтте.

Хәрәкәттә – бәрәкәт

“Ак күл” паркына җыелучыларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева һәм район үзәк дәваханәсенең баш табибы Азамат Галиев сәламләделәр.
– Сәламәтлек – иң зур байлык. Шуңа сәламәт тормыш рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнү турында һич онытырга ярамый, чөнки спорт белән дус кешенең сәламәтлеге нык була, – диде Гөлнара Мәкъсүт кызы.
– Актив яшәү рәвешен пропагандалау максатын күз уңында тоткан бу акция бездә икенче тапкыр оештырыла һәм популярлаша бара. Чарада балаларның һәм өлкәннәрнең күп булуы аеруча куанычлы, – диде Азамат Әмирҗан улы.
Иртәнге зарядканы Физкультура-сәламәтләндерү комплексы тренеры Роза Юнысова балалар-спорт мәктәбенең “Цунами” төркеме тәрбияләнүчеләре белән бергәләп күңелле һәм дәртле музыка астында ясады.
“Ак күл” тирәли берничә километр араны кемдер – йөгереп, кемдер скандинавча атлап үтте. Ә финишка җитү белән “Сәламәтлеккә 10 мең адым” Бөтенрусия акциясенә кушылучыларның һәммәсенә махсус буклетлар таратылды.
Акциягә Кырмыскалы авылы халкы гына түгел, районның башка авылларыннан да кушылучылар булды.
– Бүген без укучылар белән килдек. Балалар бүгенге сәяхәттән бик канәгать калды. Сәламәт тормышка таба ун мең адым атладык. Балалар, спорт уеннарында катнашып, көч, дәрт, уңай тәэссоратлар алды, – диде Прибельский урта мәктәбенең 1нче “А” сыйныфы җитәкчесе Венера Түләшева.
Өлкән яшьтәгеләр дә бу чараның уртасында булды.
– Әлеге чарага төркемебез белән килдек. Бер генә чараны да калдырмаска тырышабыз. Инде күптән хаклы ялда булсак та, актив тормыш алып барабыз, спорт белән шөгыльләнәбез. Гомумән, “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән девиз белән яшибез. Физкультура-сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнүдән тыш, төркемебез белән еш кына төрле сәфәрләрдә булабыз. Кыш көне Зәңгәр күлгә барып, су кереп кайттык. “Башкортстанда озын гомерлелек” программасы чикләрендә тиздән Торатауга барачакбыз. Бу программа буенча былтыр Уфа шәһәрендәге лимонарийга, Красноусол шифаханәсенә экскурсия кылдык. Безнең өчен шундый матур, фәһемле сәяхәт оештыручыларның барысына да чиксез рәхмәтлебез! – диде “Ялкын” клубы әгъзалары.
Балалар өчен дә бу көнне кызыклы программа әзерләнгән иде. Алар мультфильм персонажлары белән бергә төрле спорт уеннарында ярышты, истәлеккә фотога төште.
Кыскасы, спорт бәйрәме беркемне дә битараф калдырмады. Сәләмәтлек көненә багышланган акциягә гаиләләре белән кушылучылар да күп иде. Шул рәвешле кырмыскалылылар тагын бер тапкыр үзләренең спортны яратуын, сәламәт тормышны сайлавын дәлилләде.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


“10 мең адым”га син дә кушыл!
“10 мең адым”га син дә кушыл!
“10 мең адым”га син дә кушыл!
“10 мең адым”га син дә кушыл!
“10 мең адым”га син дә кушыл!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: