+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 апрель , 06:32

Эчендә 20 килограммлык шеш йөрткән

Тән авырлыгы 220 килограмм булган. Нигә табибларга күренмәгән?

Эчендә 20 килограммлык шеш йөрткән.
Эчендә 20 килограммлык шеш йөрткән.

Уфаның 21нче дәваханәсе хирурглары бер ирнең эченнән 20 килограмм авырлыктагы шешне кисеп алганнар. Бу хакта социаль челтәрләрендә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Дәваханәгә килгәндә пациентның авырлыгы 220 килограмм булган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында алып килгәннәр. Ул тән температурасының югары булуына, зур шеш барлыкка килеп, аннан эрен ага башлавына һәм кан китүенә зарланган.

“Симезлек аркасында ир озак вакыт тәнендәге артык җыерчыкка игътибар итмәгән, шуңа ул табибларга мөрәҗәгать итмәгән. 5-7 ел эчендә шеш нык үскән. Гадәти кием кия алмый башлагач һәм хәрәкәт итүдә кыенлыклар тугач кына пациент медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Табиблар аны тикшергәннән соң ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәклеген әйтәләр. Операция вакытында хирурглар бригадасы 100*70*70 см зурлыктагы һәм авырлыгы 20 килограммнан арткан шешне алалар”, – ди Айрат Рәхмәтуллин.

Хәзер инде ир өенә кайткан, ул реабилитация курсы уза.

Фото: Айрат Рәхмәтуллин.

Эчендә 20 килограммлык шеш йөрткән.
Эчендә 20 килограммлык шеш йөрткән.
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: