+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 апрель , 14:10

Паллиатив ярдәм оештыру мәсьәләләре тикшерелде

Бүген Уфада “Торатау” Конгресс-холлында Идел буе федераль округының IX Мәгариф паллиатив медицина форумы үтте.  

Паллиатив ярдәм оештыру мәсьәләләре тикшерелде
Паллиатив ярдәм оештыру мәсьәләләре тикшерелде

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин чараны ачып, һәммәсен сәламләде һәм авырту билгеләрен басуның пациентларга ярдәмнең аерылгысыз өлеше икәнен билгеләде һәм безнең республикада да паллиатив ярдәмгә зур игътибар бирелүен ассызыклды. Ул әйтүенчә, бу форум әлеге тармак үсеше өчен яңа юнәлеш булачак.

Видеоэлемтә аша форумга җыелучыларны Башкортстан Башлыгының җәмәгате Каринэ Хәбирова сәламләде. Ул мондый мәртәбәле чараның нәкъ Уфада үтүенең сөенечле икәнен әйтте, бездә паллиатив медицина ярдәменең үсешүе, хоспис ачылуы турында сөйләде, бу тармакта эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Русиядә паллиатив ярдәмне үстерүгә зур өлеш керткән, югары һөнәри осталык, Башкортстанда паллиатив медицина ярдәмен үстерүгә юнәлтелгән зур оештыру-методик эш алып барган, ярдәмнең сыйфатын яхшырткан өчен бер төркем медицина хезмәткәрләре Айрат Рәхмәтуллин кулыннан Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде һәм мактаулы исемнәргә лаек булды.

Паллиатив ярдәмне үстерү программасы кысаларында күчмә патронаж хезмәте бүлекчәләрен җиһазландыру өчен сатып алынган автомобильләрдән ачкычлар тапшыру өчен Республика клиник онкология диспансеры, Белорет һәм Стәрлетамак дәваханәләре баш табиблары сәхнәгә чакырылды.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш төп белгече Диана Невзорова биредә өч көн эшләячәкләрен әйтте, Уфа хосписында булуларын билгеләде һәм чарадан һәркемнең яхшы белем алачагына ышаныч белдерде.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш төп белгече Елена Полевиченко биредә күрсәткечләрнең уртачадан югарырак булуын билгеләде.
— Ярдәмгә мохтаҗларга, савыгып булмастай авыруларга мөнәсәбәттән чыгып төбәкнең җитәкчелеге бәяләнә, әлеге тармак — Башкортстанның визит карточкасы, бу эштә көч салган һәркемгә зур рәхмәт белдерәсем килә, — диде ул.

Пленар өлештә табиблар паллиатив медицина ярдәмен оештыру буенча лекцияләр тыңлады. Соңыннан эш секцияләрдә дәвам итте. Белгечләр фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.

Автор фотолары.

 

Паллиатив ярдәм оештыру мәсьәләләре тикшерелде
Паллиатив ярдәм оештыру мәсьәләләре тикшерелде
Паллиатив ярдәм оештыру мәсьәләләре тикшерелде
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: