Русиядә табиб-косметолог һөнәре рәсми рәвештә 2009 елда расланган. Бүгенге көндә ул хезмәт базарында иң кирәкле 50 һөнәр исемлегенә кертелгән, – ди Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхаветдинова.
Эстетик проблемаларны хәл итү ысулларына бәйле рәвештә терапевтик һәм хирургик косметологияне аерып карыйлар. Терапевтик косметология үз арсеналында тышкы косметик чараларны куллану методикасын, инъекцион һәм физиотерапевтик методикаларны үз эченә ала. Хирургия косметологиясе эстетик проблемаларны операцияләр, шул исәптән аз инвазив операцияләр ярдәмендә хәл итә.
Медицина эшчәнлеге буенча лицензияне оператив алуга Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге белгечләренең һәрьяклап ярдәм итә. Лицензиатларга уңайлы булсын өчен лицензияләү турында барлык мәгълүмат һәм «адымлы инструкция» Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Хәзерге вакытта медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияне беренчел рәсмиләштерү 15 көн тәшкил итә, ә кабат рәсмиләштерү — 10 көн.