- Эндокринология – кешенең эндокрин системасы авыруларын өйрәнү һәм дәвалау белән шөгыльләнүче яшь һәм тиз үсеш алучы медицина тармагы, - ди сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхаветдинова.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге медицинада магнит-резонанс һәм компьютер томографиясе, ультратавыш тикшеренүе, денситометрия, радиоизотоп сканерлау, канда төрле матдәләр концентрациясен биохимик билгеләү кергән эндокрин системасын тикшерүнең инструменталь һәм лаборатор методикаларының киң спектры бар.
Медицина эшчәнлеге буенча лицензияне оператив алуга Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге белгечләре һәрьяклап ярдәм итә.
Лицензиатларга уңайлы булсын өчен лицензияләү турында барлык мәгълүмат һәм «адымлы инструкция» Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Хәзерге вакытта медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияне беренчел рәсмиләштерү 15 көн тәшкил итә, ә кабат рәсмиләштерү - 10 көн.