+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сездә талпан ярата торган канмы?

Чехия галимнәре нинди кан төркеменең талпаннарны иң нык җәлеп итүен ачыклаган тикшеренү үткәргән.

Сездә талпан ярата торган канмы?
Сездә талпан ярата торган канмы?

 

Билгеле булуынча, бу кан эчүче бөҗәкләр боррелиоз һәм талпан энцефалиты кебек күп авыруларны йөртәләр.

Белгечләр дүрт төркемнең дә кан тамчыларын Петри касәләренә урнаштырганнар һәм талпаннарның кайсы вариантка иң яратып утыруын күзәткәннәр.
Тикшерү нәтиҗәсендә талпаннарның өстенлекләре канның төренә бәйле булуы ачыкланган: икенче кан төркеме бу бөҗәкләр өчен иң кызыклы булып чыккан, аларның өчтән бер өлешеннән артыгы бу канны сайлаган.

Өченче кан төркеме вәкилләре, киресенчә, талпаннар өчен иң кызыксындырмый торганнардан икән, бөҗәкләрнең 15 проценты гына бу кан төркемен өстен күргән.

Хаталарны киметү өчен эксперимент йөз тапкырдан артык үткәрелгән. Галимнәр талпаннарның өстенлекләрен яхшырак аңлау һәм шуның белән халыкны алар турында кисәтү өчен бу күренешне өйрәнүне дәвам итәргә ниятли.

Талпаннардан саклануның берничә ысулы бар. Иң нәтиҗәле ысулларның берсе — эфир майларын куллану. Алар кеше тирәсендә хуш ис тарата, талпаннар мондый исне өнәми. Шуңа күрә үзеңне саклау өчен тәнеңә берничә тамчы эфир мае тамызу да җитә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: