2023 ел йомгаклары буенча «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проектының 9 күрсәткеченнән 7 күрсәткечкә ирешелгән, шуларның 3се - амбулатор шартлар буенча күрсәткечләр, 3се табиблар, шул исәптән беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүчеләр белән тәэмин ителеш буенча күрсәткечләр. Шулай ук медицина хезмәткәрләренең өзлексез белем бирү системасында катнашучы белгечләр саны да арткан.
2 күрсәткечкә ирешелмәгән: урта медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итү.
Бу күрсәткечләргә ирешмәүнең сәбәпләре булып яшь белгечләрнең җитәрлек дәрәҗәдә килмәве тора.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмә барышында шәһәр һәм район хакимиятләренә медицина учреждениеләренә урта звенодагы яшь белгечләрне җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә кушты.
„Бу озак вакытлы эш, безнең яшьләрдә, бездә белем алучы башка төбәкләрдән килгән чыгарылыш сыйныф укучыларында потенциал бар, аларны эшчәнлеккә җәлеп итәргә кирәк", — диде Хәбиров.