Айрат Рәзиф улы тикшеренү үтәргә чиратта торган кешеләр белән сөйләште, аларны ниләр борчыганын сорады, теләкләрен ишетте һәм сәламәтлекне даими тикшерүнең никадәр мөһим икәне турында сөйләде, поездлар эченә кереп, белгечләрнең эшен дә карап чыкты.
Табиблар биредә инде берничә көн халыкны кабул итә. Уфа, Стәрлетамак, Раевка белгечләре ал-ял белми эшли. Аксен авыл хакимияте башлыгы Дмитрий Сидоров әйтүенчә, биредә биш авылдан өч меңгә якын кеше хезмәтләндерелә, халык табибларда актив тикшерелә.
Мәсәлән, Ринат Саттаров Бикчагол авылыннан килгән. Аңа инде 69 яшь, ул пенсиядә. Ринат абый табибларның үзләре килеп эшләвенең бик уңайлы икәнен билгели. Аңа Аксен авылы апалары Фирсинә Вәлиева, Әлфия Зарипова, Фәнүзә Коробкина да кушылды. Алар өлкән яшьтәгеләргә дәваханә юлында йөргәнче, үз авылларында сәламәтлекләрен тикшерүнең бик әйбәт булуын әйтте.
“Сәламәтлек поездлары”нда кешеләр анализлар тапшырып, флюорография, маммография кебек тикшерүләр үтсә, авыл амбулаториясендә алар шәһәрдән һәм район үзәгеннән килгән тар белгечләрдән тикшерелә.
Айрат Рәхмәтуллин табибларда кабул ителгән пациентлар янына да керде, чиратта утыручылар белән аралашты. Мәсәлән, 72 яшьлек Вәкил абый кан басымының күтәрелүенә зарланып алды, министрның киңәшләрен ишетте һәм килгән белгечләрнең үз һөнәрләренең осталары булуын билгеләде. Авыл кешеләре министрга бу акция өчен рәхмәтләрен җиткерде.
- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча поездлар республика буенча инде алтынчы ел йөри. Проектның төп бурычы - авыруларны кисәтү һәм иртә ачыклау. Узган ел акциядә 150 меңнән артык кеше катнашты. Белгечләр беренче тапкыр дүрт меңнән артык кешедә социаль әһәмиятле авыруларга шик булуын ачыклады, - дип сөйләде Айрат Рәхмәтуллин журналистларга. - Пациентларның табибларга, фельдшерларына рәхмәт әйтүен ишетү сөенечле. Авыл халкының күпчелеге акциядә беренче тапкыр гына катнашмый икән.
Шулай итеп, бүген Аксен авылы гөрләп торды, чара чын-чынлап “Сәламәтлек бәйрәме”нә әверелде, дисәк, ялгышмабыз. Кешеләр кыска вакыт эчендә анализлар тапшырды, ЭКГ, флюорография, маммография үтә алды, онколог, терапевт, невролог, уролог, дерматовенеролог, стоматолог консультацияләре алды. Шунысы уңайлы – табибларга алдан язылырга кирәкми, теләгән һәркем көнендә килеп, тикшерүне бушлай үтә ала. Үзең белән паспорт кына алып килергә кирәк. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаилә әгъалары чиратсыз кабул ителә.
20 майдан 25 майга кадәр мобиль бригадалар Архангель, Дуван, Калтасы, Бүздәк, Әлшәй, Ишембай һәм Учалы районнарында булачак.
15 апрельдән 17 майга кадәр табиблар тарафыннан 33 237 тикшерү үткәрелгән. Шул исәптән 8 202 рентген, 4 977 флюорография, 3 225 маммография тикшерүләре. Социаль әһәмиятле авыруларга 765 шик ачыкланган: 50се - яман шешкә, 182се - шикәр диабетына,
7се - туберкулезга, 561е йөрәк - кан тамырлары авыруларына. Барысы да өстәмә тикшерүләргә юнәлтелгән.
Акциягә 12 күчмә флюорограф, 11 күчмә маммограф, 49 мобиль ФАП, 7 сәламәтлек үзәге, шул исәптән берсе балалар өчен, кардиомобиль, «Хатын-кызлар сәламәтлеге» күчмә модуле җәлеп ителгән.
Автор фотолары.