2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде, аның төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен, гаиләне, әни һәм әти булуны, балачакны популярлаштыру. Бу уңайдан безнең илдә балалар үстерү һәм тәрбияләү өчен икътисади һәм социаль яктан уңайлы шартлар тудырыла: балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә, ана капиталының гамәлдә булу вакыты озайтыла, хәтта бер балалы гаиләләр өчен дә төрле түләүләр, күпбалалы гаиләләр өчен ташламалар бар. Ләкин, шундый колачлы социаль яклау чаралары булуга карамастан, күп гаиләләр әни-әти булуны соңрак вакытка планлаштыра, нәтиҗәдә балалар туу кими.
Үткән ел республикада туымның гомуми коэффициенты мең кешегә исәпләгәндә 8,7 бала тәшкил иткән. 2023 елда репродуктив яшьтәге бер хатын-кызга уртача 1,41 бала туры килгән.
– Хәзер XX гасырның 90нчы елларында туган аз санлы буын актив репродуктив яшькә килеп җитте. Трансформация чорының социаль-икътисади факторлары туу динамикасына бик нык тәэсир итә, ягъни халык тормыш дәрәҗәсенең начарлануына, керемнәрнең кимүенә, эшсезлекнең барлыкка килүенә бик сизгер җавап бирә. Күп кенә гаиләләр бала тудыруны социаль-икътисади хәл яхшырган соңрак чорга калдырган, – ди икътисад фәннәре кандидаты, “Гаилә” үзәгенең демографик процессларны һәм гаилә-никах мөнәсәбәтләрен анализлау бүлеге җитәкчесе, Башкортстан Фәннәр академиясенең Стратегик тикшерүләр институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Яна Скрябина. –Туым күрсәткечләрен анализлау безгә туым дәрәҗәсен бик түбән дип бәяләргә мөмкинлек бирә, бу халыкның аз артуына китерә. Димәк, балалар буыны ата-аналар буынын алмаштыра алмый.
Белгеч билгеләвенчә, безнең илдә, республикада балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме, бала табуга ярдәм итү системасы үсеш алган. Барлык ярдәм чаралары да мөһим һәм кирәк. Ләкин, кызганычка каршы, демографик сәясәттә без туымга ярдәм итүнең икътисади чараларына гына игътибар иттек. Шул ук вакытта, бездә балалы гаиләнең яшәү рәвеше, гаилә, балалар, әни-әти булу кыйммәтләре игътибардан читтәрәк калды.
– Бүген яшьләр үз тормышының заманча чынбарлыкка җавап бирә торган оптималь моделен эзли. Алар белем алуга, матди иминлеккә, гомумән, тормыш дәрәҗәсенә һәм сыйфатына югары таләпләр куя. Аларның тормыш-көнкүреш таләпләре гаилә кыйммәтләреннән өстенрәк булып чыга. Шулай ук балалар тууда яңа тенденция барлыкка килә – аналарның “картаюы”. Хәзерге хатын-кызлар бала табу вакытын планлаштыра, никах һәм репродуктив тәртипне максималь рациональләштерә. Ана булуны соңга калдыру баласызлык хәвефен арттыра, – ди ул.
Югары категорияле табибә, акушер-гинеколог-репродуктолог, Республика медицина-клиник үзәгенең ярдәмче-репродуктив бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Әлфия Сугурова да әни булуны кичектерергә кирәкмәвен, 35 яшьтән соң хатын-кызларда репродуктив функцияләрнең сүнә башлавын билгели:
– Гомумән, репродуктив сәламәтлек сүнүенең беренче билгеләре 27 яшьлек хатын-кызларда да күренә. Ә инде 35 яшьтә фолликуллар санының кимүе генә түгел, ә күзәнәкләрнең сыйфаты да бозыла, кызганычка каршы, без аларга берничек тә тәэсир итә алмыйбыз. Бу – хатын-кыз физиологиясе, табигать тарафыннан шулай каралган, шулай булырга тиеш. Шуңа күрә балалар тудыруны кичектереп булмый дип җәмгыятькә җиткерү бик мөһим. Бездә хәзер карьера ясау, бар нәрсәгә ирешү, ә аннары балаларны планлаштыру модада. Андый хатын-кызлар безгә 35-40 яшьтә килгәч, терсәген тешлиләр, чөнки вакытны кире кайтарып булмый...
Республика экспертлары, медиклары билгеләвенчә, төбәктә ирле-хатынлы парларның якынча 16 проценты – баласыз. Аларның ниндидер сәбәпләр аркасында балалары була алмый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме буенча, бу нисбәт 10 проценттан артык булганда, проблема дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелә, ягъни юкка гына бездә ЭКО программалары эшләнми.
Русиядә һәм Башкортстанда мотлак медицина страховкасы буенча ЭКО программасы эшли, бу – баласызлыкны дәвалауның нәтиҗәле ысулларының берсе. Әмма ЭКО ярдәмендә беренче тапкырдан ук балага узуга гарантия юк. Кызганычка каршы, күп парлар моның өчен еллар югалта.
Әлфия Сугурова билгеләвенчә, бүгенге көндә ЭКОга квота көтү вакыты, ягъни чират, Башкортстанда 1,5 ел тәшкил итә.
– Узган ел уртача көтү вакыты 9-11 ай булса, быел чират артты. Хатын-кыз квота алгач, мотлак медицина страховкасы буенча ЭКО программасын үтә. Уртача алганда, пациент елына бер тапкыр страховка буенча ЭКО үтә ала. Әгәр дә йөклелек килеп чыкмаса, ул кабат документлар җыя һәм аларны квотага бирә, – ди табибә.
Башкортстанда балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары бар. Власть бала табу өчен уңайлы шартлар тудырырга һәм ата-аналарга ярдәм итәргә тырыша. Безнең төбәктә балалары булган гаиләләр нинди ярдәмгә өмет итә ала?
Бер тапкыр бирелә торган түләү
Керемнәре күләме нинди булуга карамастан, һәр гаилә һәр балага 28294,95 сум алачак. Сумма Русиянең Социаль фонды тарафыннан эшләүче ата-ананың берсенә бала тууын теркәү факты буенча гаризасыз форматта түләнә. Әгәр сез эшләмисез икән, Русия Социаль фондының клиент хезмәтенә яки яшәү урыны буенча күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗәгать итәргә яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша пособие рәсмиләштерергә кирәк.
1,5 яшькә кадәр баланы карау буенча
Минималь пособие күләме 10611,33 сум, яки эшләүчеләр өчен алдагы ике календарь ел өчен уртача хезмәт хакының 40 проценты, ә максималь сумма – 49123,12 сум. Бу 2024 елда пособие билгеләнгән очракта. Баланы 1 яшь тә 6 айга кадәр караган ата-анага пособие билгеләнә. Бу акчаны әни дә, әти дә, башка якын туганнар да, баланы караучы тәрбиячеләр дә алала. Түләүләргә республикада эшләүчеләр дә, эшсезләр дә хокуклы.
Тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие
Ул, гаиләнең бер кешегә уртача кереме республикада билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган очракта, 0 яшьтән 17 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә бирелә.
Пособие билгеләгәндә гаиләнең милек белән тәэмин ителеше һәм ата-ананың мәшгульлеге исәпкә алына. Әгәр гаиләнең өлкән әгъзаларының хезмәт хакы яки аның булмавының объектив сәбәпләре булса, пособие билгеләнә. Минималь күләме – 6670, максималь күләме – 13340 сум.
Ана капиталы
Ул балалары туган барлык гаиләләргә бирелә, суммасы 2024 елда 630380 сум тәшкил итә. Икенче бала туганда да 202643 сум күләмендә ана капиталы түләнә, әгәр гаилә беренче бала өчен ана капиталы алган булса. Ана капиталы хокукы моңа кадәр барлыкка килмәгән булса, икенче бала туганнан соң берьюлы 833024 сум түләнәчәк.
Бу – балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең бик аз өлеше генә.
Дәүләт хәзер һәм озак вакытлы чорда балалар тууны арттыру белән кызыксына – балалы гаиләләргә ярдәм бар, булачак һәм артачак.
Президент Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында яңа “Гаилә” гомумдәүләт проектын игълан итте.
“Балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, балалар тууга ярдәм итүгә юнәлтелгән даими эшчәнлек кирәк. Һәм моның өчен без “Гаилә” гомумдәүләт проектын башлап җибәрәчәкбез”, – диде Президент.
Ул шулай ук Русиянең туучылар саны ил буенча уртача күрсәткечтән кимрәк булган төбәкләре 75 миллиард сумнан ким булмаган ярдәм алачак, диде.
Шулай ук Президент белдерүенчә, ипотека түләү өчен өченче балага бирелүче 450 мең сум күләмендә түләү 2030 елга кадәр озайтылачак.