"Клиник лаборатория диагностикасының иң яхшы табибы" номинациясендә беренче урынны Республика кан күчерү станциясенең клиник лаборатория мөдире Рәйсә Иксанова алды.
Рәйсә Фәрит кызы бу тармакта 35 ел хезмәт сала. Тәҗрибәле белгеч күп бүләкләргә, мактаулы исемнәргә ия. Башкортстанның һәм Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы ул, тармакның күпсанлы грамоталары белән бүләкләнгән. ХV Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсында "Клиник-диагностика лабораториясенең иң яхшы табибы" номинациясендә икенче урын алган.
— Табиб булырга теләгем балачактан ук бөреләнде. Институтны тәмамлагач, минем өчен яңа юнәлеш ачылды - клиник лаборатория диагностикасы, — ди табибә, һөнәрен бик яратуын билгеләп һәм эшенең нечкәлекләрен бәян итә. — Клиник лаборатория табибы үз һөнәрендә тикшеренү эшен донор канының пациентның индивидуаль кан үзенчәлекләренә туры килүен сайлау күнекмәләре белән бергә алып барырга тиеш. Безнең лабораториядә кан компонентларының иммунологик хәвефсезлеген тәэмин итүче тикшеренүләр үткәрелә, стандарт эритроцитлар җитештерү кертелә, төп күзәнәк донорлары регистры алып барыла.
Табибә эшенең катлаулы һәм бик җаваплы булуын да билгели.
— Эшем миңа бик ошый, чөнки ул пациентларга вакытында ярдәм итәргә мөмкинлек бирә, — ди ул.
Әйе, кан күчерү хезмәенең никадәр мөһим һәм кирәкле эш икәнлеге һәммәбезгә мәгълүм. Бу тармакта хезмәт итүчеләргә сокланмый булмый. Барлык гомерен кешеләр сәламәтлегенә багышлаган Рәйсә Иксановага хөрмәтебезне белдереп, аны мәртәбәле конкурста җиңүе белән котлыйсы һәм уңышлар телисе килә.