+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уңайлы шартлар тудырыла

Республиканың сәламәтлек  саклау учреждениеләрен заманча үзгәртеп коруга иң җитди игътибар бирелә.

Уңайлы шартлар тудырылаУңайлы шартлар тудырыла
Уңайлы шартлар тудырыла

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган Хөкүмәт утырышында Премьер-министр Андрей Назаров 2024 елда күләмле яңа сәламәтлек саклау объектлары төзелеше башлануы турында сөйләде.

– Узган ел гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча чараларга 7,4 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән иде. Проект ярдәмендә тармакның матди-техник базасы ныгый. Мәсәлән, заманча балалар онкогематологиясе үзәге һәм берничә поликлиника сафка кертелде. 4300 берәмлектән артык медицина җиһазы һәм 185 санитар автомобиль сатып алынды. 80нән артык заманча фельдшер-акушерлык пункты төзелде, – дидең Хөкүмәт Рәисе.
2024 елда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча Кушнаренкода 320 кешегә исәпләнгән поликлиника төзелешен тәмамлау, Аскар, Благовещенск, Учалы һәм Яңавылда дүрт балалар поликлиникасы, Аскын һәм Бакалыда поликлиникалар төзү планлаштырыла. Шулай ук 9 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалачак.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, ел башыннан 59 модульле конструкция урнаштырылган да инде, 1206 берәмлек медицина җиһазы кайтарылган.
Андрей Назаров Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгына гомумдәүләт проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча тиешле чаралар күрергә һәм башланган капиталь төзелеш объектлары буенча контрактация процессын вакытында тәмамлауны тәэмин итәргә кушты.
Гомумән, соңгы биш елда республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрен заманча үзгәртеп коруга беренчел игътибар бирелә. Үзган ел ахырында, мәсәлән, Дуван районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында республика муниципалитетларында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән яңа медицина учреждениеләре эшенә старт бирде. Атап әйткәндә, Баймакта сменага 300 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасы, Балакатай районының Ургала авылында табиб амбулаториясе, шулай ук, Мәчетле районы үзәгендә ашыгыч ярдәм станциясе булган дәваханә, Мәсәгут авылында яңа балалар поликлиникасы ишекләрен ачты. Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шушы мөһим вакыйга уңаеннан видеосәламләү юллады һәм республика халкын заманча медицина учреждениеләре ачылу белән тәбрик итте.
– Башкортстанның беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү тизләтелгән темплар белән тормышка ашырыла. 2025 ел ахырына кадәр тагын 11 поликлиника бүлекчәсе һәм 300гә якын фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла, – диде Михаил Мурашко. – Бүген “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән өч яңа объект сафка кертелә. Бу заманча медицина учреждениеләрен кыска вакыт эчендә проектлау һәм төзү мөмкин булды. Алар медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Инновацияле технологияләр кертү тәэмин ителәчәк һәм пациентларны дәвалау өчен уңайлы шартлар тудырылачак. Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, республикада колачлы модернизация, дәваханәләр һәм поликлиникалар төзү дәвам итәчәк.
– Без сәламәтлек саклау системасын камилләштерү белән бәйле күпсанлы мәсьәләләрне эзлекле рәвештә хәл итәбез. Бу, беренче чиратта, беренчел звено – поликлиника, ФАПлар, амбулаторияләр, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта без алга таба кая барырга икәнен ачык аңлыйбыз. Уфа да безнең игътибарыбызны таләп итә, шуңа күрә без республика башкаласындагы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын кабул иттек.

Идрис Мөдәрисов.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас