Балаларны яклау көнендә профсоюз күңелле уеннар, конкурслар һәм призлары булган ярышлардан торган күңел ачу программасы оештырды. Ата-аналар дистанцияне үтәргә әзерләнгәндә, балалар аниматорлар һәм инструкторлар белән күңел ачты.
Кросста бөтен гаиләләр белән катнаштылар. «Сакмар» шифаханәсеннән Рәхмәтуллиннар гаиләсе йөгерү юлына беренче тапкыр чыкты. Аларның яраткан спорт төре — шахмат, күп тапкырлар шахмат турнирында җиңүчеләр алар. Шулай ук Күмертау шифаханәсеннән Субхангуловлар, «Толпар» шифаханәсеннән Вафиевлар, Белорет үзәк район клиник дәваханәсеннән Гариповлар, Кырмаскалы район үзәк дәваханәсеннән Юлмөхәммәтовлар гаиләләре Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
— Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, спортны үстерүгә министрлык зур игътибар бирә. Спорт — сәламәтлек, кабатланмас хисләр, команда рухы бит ул. Табиблар шәхси мисалда сәламәт булып калуның мөһимлеген һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтә, - дип билгеләп үтте Башкортстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Роберт Иштуков.
Ахырга кадәр кемнең хөрмәт пьедесталына күтәрелүе интрига булып калды. Лидерлар арасындагы аерма берничә балл гына тәшкил итте. Быел алтынны Белорет дәваханәсе командасы саклап кала алды, көмешне Стәрлетамакның сәламәтлек саклау җыелма командасы алды. Өченче урынны 21нче шәһәр клиник җыелма командасы алды. «Җиңүгә теләк өчен» дипломнары белән Бөре һәм Күмертау шәһәре дәваханәләре командалары бүләкләнде.
— Тантаналы ачылышта республиканың бөтен географиясен күрергә мөмкин булды. Барлык катнашучылар да үз дәваханәләре һәм профсоюз флаглары белән, аерым формада килде. Табиблар сәламәтлек саклау һәм профсоюзны бердәм һәм якты итеп күрсәтте, бу корпоратив культураны формалаштыра, безнең бердәмлегебезне күрсәтә, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Республика сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Рауль Хәлфин.
Чарада күп яңа командаларны да күрергә мөмкин булды: беренче тапкыр Уфа һәм Сибай медицина колледжлары укытучылары, Красноусольск балалар шифаханәсе, Республика медпрофилактика үзәге, Медицина мәгълүмат-аналитика үзәге, 8нче шәһәр клиник дәваханәсе командалары катнашты. Катнашучыларның гаиләләре, балалары белән килүләре, алар белән бергә дәрәҗә пьедесталына күтәрелүләре сөендерә. Спорт бәйрәме чын мәгънәсендә гаилә бәйрәменә әверелде.