+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 июнь 2024, 04:35

Медицина хезмәткәрләре – кыйммәтле кадрлар

Башкортстанда шәфкать туташлары җитмәү проблемасын ничек хәл итәләр?

Медицина хезмәткәрләре – кыйммәтле кадрларМедицина хезмәткәрләре – кыйммәтле кадрлар
Медицина хезмәткәрләре – кыйммәтле кадрлар

Башкортстанда урта звено медицина хезмәткәрләре дефициты 4,4 мең кеше тәшкил итә. Бу хакта республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәләрнең берсендә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Ашыгыч ярдәм хезмәтендә тагын 340 кеше җитми. Кадрлар җитмәүнең төп сәбәбе – яшь бел­гечләрнең җитәрлек санда эшкә килмәве.

Бу мәсьәлә Хөкүмәт контроленә алынган. Дәүләт хәзер һәм озак вакытлы чорга медицина персоналын арттыру белән кызыксына – табибларга һәм медикларга ярдәм бар, булачак һәм көчәйтеләчәк.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан медицина учреждениеләрен ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре белән ел ахырына кадәр тәэмин итү буенча “Юл картасы” эшләнде.

Яшьләр үзебездә калсын!

Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Рауль Хәлфин билгеләп үтүенчә, бу проблема – урта звено медицина хезмәткәрләре дефициты – Русиянең барлык төбәкләрендә һәм хәтта күпчелек илләрдә дә кискен тора.


– Хәзерге вакытта аны хәл итү өчен чаралар күрелә һәм алга таба да планлаштырыла. Шундый мөһим карарларның берсе – республикабыз төбәкләрендә медицина колледжларының өстәмә филиалларын ачу. 4 филиал ачылган, киләсе елда алардан өстәмә урта медицина хезмәткәрләре чыгарылачак. Алар, нигездә, безнең районнарда калачак. Моның мәгънәсе нәрсәдә? Безнең яшьләр еш кына башка төбәкләргә укырга китә һәм шунда эшкә кала. Бу хәлне аңлап, ике ел элек “Сәламәтлек сәгате”ндә проблема анализланды һәм дүрт колледж ачу турында карар кабул ителде. Бу – ремонтланган яңа биналар, уку сыйныфлары, махсус кабинетлар. Мин үзем аларның барысын да әйләнеп чыктым, чын мәгънәсендә яхшы шартлар тудырылган, – ди ул. – 2025 елда әлеге колледжлардан беренче чыгарылыш көтелә. Һәм безнең дәваханәләр яңа кадрлар алачак.


Алдагы адым – муниципалитетлар белән үзара бәйләнеш. Яшь белгечләрне районнарга җәлеп итү өчен медикларга ярдәм чараларын активлаштыру йөкләтеләчәк.

Ярдәм чаралары нәтиҗә бирә

Медицина хезмәткәрләренә ярдәм чаралары инде берничә ел дәвамында гамәлдә. Алар арасында медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән күп кенә программалар да булдырылган.

“Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры”

Бу программалар 2030 елга кадәр озайтылды. Алар кысаларында табиблар – авылда эшкә урнашу өчен 1 миллион сум (ерак районнарга китүчеләр 1,5 миллион сум), ә уртача медицина персоналы 500 мең сум (ерак районнарга – 750 мең сум) ала.
Саннардан күренүенчә, 2023 елда 195 табиб һәм 101 урта медицина хезмәткәре түләүләр алган. Башкортстан федераль бюджеттан бүленгән һәм үзләштерелгән акчалар суммасы буенча Русия Федерациясе субъектлары арасында өченче төбәк булды.

“Кече муниципаль берәмлекләр өчен табиблар”

Әлеге программа ярдәмендә безгә башка төбәкләрдән медицина хезмәткәрләре күчеп килә. Мәсәлән, Калтасы үзәк район дәваханәсенә эшкә Кырымнан Астапенковлар гаиләсе күченде. Гаилә башлыгы Александр Владимирович һәм аның хатыны Дарья Андреевна участок табиб-терапевтлары булып эшлиләр. Туган якларына Муллагалиевлар гаиләсе дә кайтты: гаилә башлыгы Роберт Илдус улы – дерматовенеролог, ә аның хатыны Светлана Равил кызы ультратавыш диагностикасы табибы.

Өстәмә бонуслар бар

Кече медицина персоналы хезмәт хакына өстәмәләргә өмет итә ала. 2023 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика бюджетыннан медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләренә өстәмә түләүләр кертте.


“Ашыгыч ярдәм” психиатрия бригадасы чакыруларын кабул иткән шәфкать туташларына һәм кече медицина персоналына ай саен – 4500 сум, беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче яки халыкка диспансер күзәтүе алып баручы урта профильле белемле белгечләргә – 6500 сум, махсус психбригада фельдшерларына һәм шәфкать туташларына – 7000 сум, мондый бүлекчә табибларына – 11500 сум, “Ашыгыч ярдәм” машинасы йөртүчеләргә – 12000 сум, участок табибларына – 14500 сум түлиләр.

“Эш авыр, һәркем күтәрә алмый...”

Уфаның 21нче дәваханәсенең хирургия бүлегеннән 25 яшьлек шәфкать туташы Рузалия Шәрәфетдинова берничә ел элек медицина колледжын тәмамлаган һәм шул вакыттан бирле үз эшен намус белән башкара. Ул хезмәтенең җиңелләрдән булмавын, мондый йөкләнешне һәркемнең дә күтәрә алмавын һәм шартларның яхшырак, хезмәт хакының югарырак булуын теләвен яшерми. “Ләкин бу эш – безнең бурычыбыз, пациентларны ташлап китә алмыйм”, – ди ул шул ук вакытта.


– Бездән күбесенчә физик көч таләп ителә. Кайвакыт эшкә ябык кына яшь кызлар килә һәм алар түзә алмый, көчләре җитми. Без дәваханә буйлап каталкалар белән йөгерәбез, авыр хәлдәгеләрне карыйбыз, аларны күтәрәбез, ә пациентлар 100 килограммга кадәр була ала. Гомумән, көне буе аяк өстендәбез. Смена ахырына инде бернинди хәл-көч калмый, өйгә кайтып ятасы гына килә. Икенче момент – барлык коллегалар өчен дә дәваханәләрдә уңайлы шартлар булуын телим: заманча ремонт ясарга, төзекләндерергә, уңайлыклар булдырырга. Шул ук каталкаларны гына алсак та – алар мобиль, җиңелрәк булырга тиеш, кайвакыт пациентның авырлыгы 40 килограмм булырга мөмкин, ә син 100 килограммга якын авырлыктагы каталканы этеп барасың, өстәвенә, аңа идарә ителми. Безгә алар белән эшләргә уңайлы, җиңел булырга тиеш, – ди шәфкать туташы.


Аның фикеренчә, кадрлар җитмәү проблемасы шәфкать туташының ниндидер вакытлыча һөнәр булуы сәбәпле дә барлыкка килә. Мәсәлән, бу эштә еш кына табиб һөнәренә өйрәнүче студентлар эшли, алар укып бетерәләр һәм клиникаларга китәләр. Студентлар уку дәверендә тәҗрибә дә ала, акча да эшли. Ләкин соңыннан алар югарырак үрли һәм кадрлар кытлыгы кабат барлыкка килә.


– Шәфкать туташларының өлкән буыны инде күнеккән, хезмәткә ияләшкән, аларда бер урында эшләү гадәте барлыкка килгән. Алар өчен дә ниндидер ярдәм чаралары кирәктер. Ә менә яшьләрне саклап калу авыр. Яшь шәфкать туташлары, нигездә, мондый эш урынында озак тормый. Чөнки, кабатлап әйтәм, пычрак эшне барысы да эшләргә теләми. Моның өчен бик аз түлиләр. Беренче чиратта, мин ишеткән иң зур минус – аз түләү. Шәфкать туташларының өстәмә эше өчен дә һәрвакытта да йөз процент түләнми, – ди Рузалия Шәрәфетдинова.

Хезмәт хакы белән ничек?

Саннарга күз салыйк – “Башстат”та 2023 ел йомгаклары буенча республикада медицина хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы китерелгән. Дәүләт дәваханәләрендә кече медицина персоналының гыйнвар-сентябрь айларындагы уртача хезмәт хакы 41647 сум тәшкил иткән, урта звенода – 42979 сум.

Нәрсә көтә?

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, төбәкнең медицина оешмаларында бүгенге көндә 75832 кеше эшли, шул исәптән 15 меңнән артык табиб һәм 37 меңнән артык урта медицина хезмәткәре.


Быел урта медицина белеме булган 1901 белгеч чыгарылуы көтелә. Ә 2025-26 елларда урта медицина звеносы өчен урта һөнәри белем бирүнең яңа Федераль белем бирү стандартлары кертелү белән бәйле рәвештә урта медицина звеносы белгечләренең “икеләтә чыгарылуы” көтелә (уку вакыты кыскартылды, кабул итү бюджеты арттырылды). Аларның саны буенча 5943 белгеч чыгарылачак. Бүгенге көндә медицина колледжларын тәмамлаучыларны быел медицина оешмасына эшкә урнаштыру турында 1518 килешү төзелгән.


Дәүләт хәзер һәм озак вакытлы чорга медицина персоналы санын арттыру белән кызыксына, табибларга һәм медикларга ярдәм бар, булачак һәм көчәйтеләчәк.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас