Төпкел авылларда яшәүче кешеләргә югары квалификацияле медицина ярдәмен ничек алырга? “Сәламәтлек поездлары”, беренче чиратта, нәкъ шушы максатны күз уңында тота. “Сәламәтлек поездлары”─– мобиль комплекслар, гади итеп әйткәндә, заманча медицина җиһазлары белән комплектланган автоколонналар. Табиблар бригадалары белән бергә алар республиканың иң ерак почмакларына пациентларга урында тикшерү үткәрү өчен юллана. Шул рәвешле, кеше дәваханәгә бармый, ә дәваханә үзе аның янына килә.
Нинди тикшеренүләр үтәргә мөмкин?
“Сәламәтлек поездлары” составына Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең һәм Республика кардиология үзәгенең күчмә сәламәтлек үзәкләре, флюорографлар, маммографлар, фельдшер-акушерлык пунктлары, диагностика үзәкләре керә.
Мәсәлән, бер көндә кеше ─ флюорография, хатын-кызлар маммография (яман шешләрне иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итүче бик мөһим процедуралар) үтә, глюкозага экспресс-тест тапшыра, холестерин дәрәҗәсен, йөрәк эшчәнлеген тикшертә, артериаль һәм күз эчендәге басымны үлчәтә ала. Барлык тикшеренүләрдән соң табиблар нәтиҗә ясый һәм, кирәк булганда, дәвалау билгели, таләп ителсә, җентекләбрәк тикшеренүгә юллама бирәләр.
Кайсы табиблар килә?
“Сәламәтлек поездлары”ның өстенлеге янә шунда, авылга терапевт кына түгел, ә кайбер очракта район дәваханәсендә дә булмаган тар белгечләр дә килә. Табиблар бригадасын оештырганда барачак районда нинди белгечләр җитешмәвен, бу төбәктә нинди авырулар киң таралганлыгын мотлак анализлыйлар. Шуңа күрә төрле юнәлешләрдә төрле табиблар составы эшләргә мөмкин. “Сәламәтлек поездлары”нда терапевтлар, хирурглар, акушер-гинекологлар, онкологлар, кардиологлар, офтальмологлар, урологлар, неврологлар, стоматологлар, эндокринологлар, УЗД табиблары, педиатрлар, балалар табиб-хирурглары кабул итә.
Табибларның төп максаты – авыл халкына шәһәр кешеләре белән беррәттән иң яхшы табиблардан сыйфатлы медицина тикшеренүе узу мөмкинлеге бирү. Авыл халкының бурычы исә — үз сәламәтлегенә җаваплы карау һәм тикшеренү узу.
Алдан язылу кирәкме?
Алдан язылу кирәкми, табиблар тере чират тәртибендә кабул итә. Билгеле, тикшеренергә теләүчеләр күп, ләкин табиблар барысын да кабул итәргә тырыша, соңгы пациентка кадәр эшли.
Документлардан үзең белән паспорт һәм ОМС полисын алып килү дә җитә. Әйткәндәй, “Сәламәтлек поезды” килгән торак пунктта теркәлгән булу мөһим түгел, сезне теләсә нинди очракта да кабул итәчәкләр.
Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары чиратсыз хезмәтләндерелә.
Эш графигын кемнән ачыкларга?
Башкортстанда барлыгы 26 “Сәламәтлек поезды” эшли, алар алты маршрут буенча йөри. Быел табиблар 54 райондагы 331 торак пунктка барачак.
Сезгә иң якын поездның эш графигын түбәндәге юллар белән белергә мөмкин:
— урындагы фельдшердан (ул теге яки бу тикшеренүгә ничек дөрес әзерләнергә кирәклеге турында да киңәшләр бирәчәк),
— район хакимиятенең сәламәтлек саклау бүлегендә яки авыл Советында,
— “Бердәм Русия”нең район бүлекчәсендә,
— Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында яки аның социаль челтәрләрендә.