Бәйрәмгә җыелган һәммәсен республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, Русия сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Башкортстан оешмасы рәисе Рауль Хәлфин тәбрикләде, медицина хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
- үМедицина хезмәткәре көне – безнең өчен Яңа ел кебек үк зур, истәлекле бәйрәм. Аңа матур казанышлар белән килүебез сөенечле, - диде Айрат Рәхмәтуллин. – Күп хезмәткәрләребез бүген махсус хәрби операция барган урыннарда чын батырлык үрнәге күрсәтә, гомерләрне коткарып кала, аларга рәхмәтебез һәм ихтирамыбыз чиксез.
Чара кысаларында “Медицина һәм профсоюз” республика конкурсына йомгак ясалды - сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре бүләкләнде. “Кызыл таң” гәзите һәм аның журналисты Ләйсән Якупова “Милли телдәге иң яхшы басма” номинациясендә бәйгенең лауреатлары булды һәм дипломнарга ия булды.
Бу конкурс Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм матбугат агентлыгы ярдәме белән уздырылды. Журналистларның 2024 елның мартыннан алып майга кадәр басылган эшләре бәяләнде. Конкурс идеясе ел башында «03 хезмәтенең профсоюз контроле” акциясен үткәргәндә барлыкка килә. Күчмә бригадалар белән очрашып, социологик сораштырулар үткәргәндә, һәр җирдә диярлек табибларның хезмәтенә хөрмәтле мөнәсәбәт кирәклеге яңгырый. Табибка рәхмәт әйтү, кайдадыр хисләрне тыю, ярдәм итү - гади, финанс чыгымнары таләп итми торган гамәлләр. Мактау, хөрмәт, рәхмәт - бәясез, бу безнең табибларга эшләргә, профессиональ рәвештә үсәргә зур этәргеч бирә, дип билгелиләр оешмада.
- Безнең өчен киңкүләм мәгълүмат чараларында һөнәри бәйрәмебезгә медиклар турында мәкаләләр сериясе чыгуы, һөнәрнең якты вәкилләре, «Иң яхшы табиблар», сәламәтлек саклау ветераннары турында сөйләү, медицина белән профсоюзның бәйләнешен ассызыклау мөһим иде. Чөнки Профсоюз республиканың 91 меңнән артык сәламәтлек саклау хезмәткәрен, студентларны һәм система ветераннарын медицина берләшмәсенә, бер зур гаиләгә берләштерә. Менә инде 105 ел без хезмәттәшләребезнең хезмәт хокукларын яклыйбыз, хәвефсез хезмәт шартларын тәэмин итәбез, авыр хәлдә ярдәм итәбез, талантларны үстерәбез һәм коллективларда тормышны дусрак һәм кызыклырак итәбез, - дип билгеләп үтте республика сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Рауль Хәлфин.
Конкурска 38 гариза килгән, 27 басмада урнаштырылган 105 мәкалә бәяләнгән. Конкурста катнашкан басмаларның гомум тиражы 75 000 данәдән артып китә, социаль челтәрләрдә 500 000 нән артык карау булган.
Чарага махсус хәрби операциядән кайткан табиблар да, республикабызның шәһәр-районнарында намуслы хезмәт күрсәткән медицина хезмәткәрләре дә, лаеклы яшьләр дә җыелган иде. Һәммәсе дә матур итеп искә алынды, аларга Рәхмәт хатлары, грамотлар, дипломнар, гөлләмәләр, бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды һәм һәммәсенең бергә медицина хезмәткәрләренең гимнын җырлау белән тәмамланды.