+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 июнь 2024, 11:25

Сез - ак халатлы фәрештәләр!

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Медицина хезмәткәре көне уңаеннан бүләкләр тапшырды.

Сез - ак халатлы фәрештәләр!Сез - ак халатлы фәрештәләр!
Сез - ак халатлы фәрештәләр!


Тантаналы чара Опера һәм балет театрының Шаляпин залында узды. Ведомство башлыгы кулыннан медицина хезмәткәрләре Башкортстан Республикасының Мактау грамоталарын һәм Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хатларын алды. 29 кешегә «Башкортстанның атказанган табибы» исеме бирелде, тагын алты хезмәткәр «Башкортстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» булды.

- Бүләкләнүчеләр арасында табиблар да, шәфкать туташлары, төрле белгечләр дә бар. Аларга игелекле хезмәтләре, теләктәшлекләре һәм теләсә кайсы вакытта безнең пациентларга ярдәмгә килергә әзерлекләре өчен рәхмәт белдерәм, - диде Айрат Рәзиф улы.

Үз чыгышында министр соңгы биш елда республикада 43 сәламәтлек саклау объекты төзелүен, 29 мең берәмлек заманча медицина җиһазы, 350 берәмлектән артык санитар автотранспорт сатып алынуын билгеләп үтте. Айрат Рәхмәтуллин бөтен сәламәтлек саклау системасының сыйфатлы ныгытылуы дәвам итәчәген белдерде.

– Төп нәтиҗә кешеләрнең һәрчак һәм һәр җирдә дә арзан, сыйфатлы медицина ярдәме алачакларына, ә табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары шәһәрләрдә дә, авыл җирлекләрендә дә заманча, лаеклы шартларда эшләячәкләренә ышаныч булырга тиеш, - дип билгеләп үтте Рәхмәтуллин.

Фото: Пресс-служба Министерства здравоохранения Республики Башкортостан

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас