+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 июль 2024, 17:40

Уфа хосписына - бер ел!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа хосписында булды һәм аның коллективын учреждение ачылуның беренче еллыгы белән котлады.

Уфа хосписына - бер ел!Уфа хосписына - бер ел!
Уфа хосписына - бер ел!

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бер ел эчендә хосписта 849 өлкән һәм 233 бала кирәкле ярдәм алган. Хезмәткәрләр бригадасы шулай ук йортка 3 600 якын сәфәр кылган.

Башкортстан Башлыгы шулай ук хосписта Башкорт дәүләт медуицина университеты, Уфа медицина колледжы һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгының квалификация күтәрү үзәге кафедралары өчен клиник базалар эшләвен хәбәр итте. Алар базасында меңнән артык студент һәм курсант белем һәм практика узган.

Тантаналы чара ахырында Башкортстан Башлыгы Уфа хосписы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Радий Хәбиров шулай ук хосписның өлкәннәр һәм балалар бүлеген карады. Баш табиб Оксана Кузовкина хәйриячеләр аларга кирәкле әйберләр алып киләләр һәм тәрбияләнүчеләр өчен монда өй шартлары тудырылган дип сөйләде. Бассейн, релакс бүлмәләре һәм уен зоналары зур популярлык белән файдалана.

«Уфа хосписы» хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова биредә тәрбияләнүчеләр өчен барлык шартлар тудыручы уникаль коллектив барлыкка килүен сөйләде.

- Безнең хезмәткәрләр һәм волонтерлар тәрбияләнүчеләр белән якын һәм даими элемтәдә торалар. Аларсыз хоспис булмас иде. Хосписның һәр хезмәткәре – табибмы ул, әллә территория турында кайгыртучымы - монда җан кертә, - диде Каринэ Хәбирова.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас