+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Атопик дерматит белән ничек яшәргә?

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы игълан иткән Иммун системасын саклау атналыгы кысаларында табиб-аллерголог, Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар белгече Гөлназ Макарова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Атопик дерматит белән ничек яшәргә?
Атопик дерматит белән ничек яшәргә?

Сүз атопик дерматит турында барачак, ул еш кына аллергия үсешенә китерә.

- Гөлназ Өлфәтовна, бу нинди авыру һәм ул еш очрыймы?
- Атопик дерматит — хроник, кабатланучы, ягъни вакыт-вакыт кискенләшүче тире авыруы. Бу эпителиаль барьерның бозылуы белән бәйле, ул тирә-юньдәге аллергеннарга сизгерлелеккә китерергә мөмкин. Русия Федерациясендә төрле төбәкләрдә таралу ешлыгы уртача 4-20 процент (өлкәннәрдә 5 проценттан кимрәк, балаларда 8-30 процент).

- Бу төр дерматит үсешенең сәбәпләре нинди, аның белән һәркемнең авыруы ихтималмы?
- Авыруның нигезе булып "ике кит"тора, дип була. Беренчесе — тире тышчасы төзелешенең үзенчәлеге. Тирене кирпеч дивар итеп күз алдына китерсәк, бездә цемент бик аз. Шуңа күрә ул тышкы матдәләрне үзе аша үткәрә, эчке дымны күпләп югалта һәм тышкы тәэсирләрдән җиңел генә ярсый. Икенче мөһим фактор — организмның иммун реакциясе үзенчәлекләре. Кайбер иммун күзәнәкләре бик интенсив эшли, нәтиҗәдә, башкалары да "башкача" эшли башлый. Төрле кешеләрдә төрле күзәнәкләр өстенлек итә ала. Бу яшькә генә түгел, хәтта расага да бәйле икән. Нәтиҗәдә, иммун күзәнәкләре көчәя, организмда катлаулы иммун реакцияләре барлыкка килә, тиредә микроялкынсыну башлана.

- Дерматитның төп билгеләре нинди, аны башка тире җәрәхәтләреннән ничек аерырга?
- Диагноз кую өчен төп критерийлар, әлбәттә, тире кычыту. Авыру өчен типик локализация хас: яшь балаларда тимгелләр йөздә һәм аяк- куллар өслегендә, ә үсмерләрдә һәм өлкәннәрдә аяк-кулларның һәм муенның бөгелү өлкәсендә күзәтелә. Атопик дерматит белән авыручыларда вакыт-вакыт кискенләшү чоры була, пациентның якыннарында атопик авырулар булуы хас.

- Мондый пациентларга нинди саклану чараларын кулланырга киңәш итәрсез?
— Авыруның теләсә кайсы стадиясендә һәм дәвалауның һәр баскычында атопик дерматит терапиясенең мәҗбүри өлеше – тирене даими карау һәм эмоленталар куллану. Чистарту өчен гидрофиль май, эмульсия, йомшак махсус сабыннар бара. Юынганда су температурасы кайнар булырга тиеш түгел (34-35 градус), дәвамлылык 15 минутка кадәр, душка өстенлек бирергә кирәк. Һаваның дымлылыгы 40-60 процент булу һәм 18-22 градус чикләрендә һава температурасы мөһим әһәмияткә ия.

- Сез, эмолентлар авыруның теләсә кайсы этабында һәм дәвалауның һәр этабында кулланыла, дип әйттегез. Аларны ничек дөрес кулланырга һәм күпме сөртергә?
— Эмолентлар мул итеп, куе катлам белән көненә кимендә 2 тапкыр сөртелә. Сабыйлар өчен чыгым атнасына 100 миллилитрдан да ким булмаска тиеш, өлкән яшьтәге балалар өчен - 150-200, өлкәннәр өчен - 300-400. Эмолентлар индивидуаль сайлана! Тимгелләрнең локализациясенә, авыруның кискенлегенә карап, табиб тарафыннан гына билгеләнә! Системалы терапия үз эченә фототерапия, индивидуаль тәртиптә биологик терапия, антигистамин препаратларны ала.

Сүз ахырында атопик дерматитның хроник, кабатланучы тире авыруы булуын искә төшерәм, шуңа күрә һәр пациентка үз сәламәтлеген сакларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, вакытында һәм табиб кушуы буенча барлык тәкъдим ителгән препаратларны кабул итәргә кирәк. Сәламәт булыгыз!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: