+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иммун системагыз ни хәлдә?

8-14 июльдә Иммун системасын саклау атналыгы үтә.  

Иммун системагыз ни хәлдә?
Иммун системагыз ни хәлдә?

Билгеле булганча, организмның иммун системасының максаты – организмны авыру китереп чыгаручы микроорганизмнар һәм вируслар тәэсиреннән саклау, микроблардан һәм паразитлардан гына түгел, ә үз организмының контрольдән чыккан күзәнәкләреннән дә.

Иммунитетка менә ниләр тискәре йогынты ясый:
- дөрес булмаган яшәү рәвеше (алкоголь куллану, тәмәке тарту, физик активлыкның аз күләме);
- стресс, депрессия, ярсучанлык, арыганлык һәм начар йокы;
- тирә-яктагы мохит;
- дөрес булмаган туклану.

Организмны иммун саклау без ашаган әйберләргә турыдан-туры бәйле. Протеин ризыгы организмга антитәнчекләр һәм башка иммунитет агентлары булдыру өчен кирәкле аминокислоталар бирә. Майлар иммун күзәнәкләр төзү өчен кирәк, углеводлар иммун системасы өчен энергия бирә.

Организмның саклану функцияләрен ныгыта алган продуктлар бар, болар — лимон, имбир, яшел чәй, җиләк-җимеш, ярылмаган ашлыктан боткалар, әче сөт продуктлары, миндаль.

Иммунитетны саклауның мөһимлеге турында онытмагыз!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: