+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Аның белән дә яшәргә була, әмма...

Уфада СПИД буенча семинар узды. Анда әлеге йогышлы авыру һәм аны киңкүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре каралды.

Анда экспертлар, табиблар, республика басмаларының баш мөхәррирләре һәм журналистлары катнашты.


2022 ел ахырына дөньяда 40 миллионга якын кеше ВИЧ-инфекция белән яшәве теркәлгән булган, шуларның өчтән ике өлеше чамасы (25 миллионнан артык) – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Африка төбәгендә.

Статистика мәгълүматларына караганда, чир ачыкланган вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр, вирус дөньяда 40 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән һәм инфекция йогу бүген дә дәвам итә. Күп кенә илләрдә чир йоктыручылар санының артуы күзәтелә.

Русиядә ВИЧ-инфекция белән чирләү 2023 елда 100 мең кешегә 40,04 тәшкил иткән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда, 7,5 процентка кимрәк.

ВИЧ эләктерүчеләрнең күпчелеге Себер, Чукотка, Красноярск крае, Кемерево, Иркутск өлкәләрендә һәм Алтай краенда теркәлгән.

Русиядә актив эшләү яшендәгеләр арасында ВИЧ-инфекциялеләр шактый ачыклана. Мәсәлән, 2023 елда инфекция беренче тапкыр ачыкланганнарның 35,3 процентын 30-39 яшьлекләр тәшкил итә. Тагын да 33,6 проценты – 40-49 яшьтәгеләр. 13,4 процент авыручыларга 50-55 яшь, 10,7 процент кеше – 20-29 яшьлекләр.

ВИЧ-инфекциялеләрне дәвалау шактый зур икътисади чыгымнар таләп итә. Мәсәлән, ВИЧ-инфекция аркасында теркәлгән үлемнәр һәм инвалидлык белән бәйле чыгымнарның 176, миллиард сум тәшкил итүе билгеле.

Башкортстанда, барлык алып барылган күзәтүләр чорында, 40 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән. 2022 елда әлеге диагноз 1388 кешегә (шуларның 58 проценты – ирләр) куелган булган. Вич-инфекция белән авыру күрсәткече 2022 елда республикада 100 мең кешегә 34,7 очрак тәшкил иткән.

Соңгы чорда Башкортстанда соңгы 20 елда тәүге тапкыр ВИЧ белән авыру дәрәҗәсе түбәнәйгән. Ләкин шулай да, хәлне тотрыкландыруга карамастан, ВИЧ проблемасы барыбер киеренке булып кала килә. Чөнки бүгенге көндә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында да ВИЧ-инфекцияле авырулар теркәлүе билгеле. Бүген алар саны 21 меңнән артык. Иң зур күрсәткечләр Күмертау, Стәрлетамак шәһәрләрендә, шулай ук Абҗәлил, Дуван, Әлшәй, Благовещенск, Белокатай, Бөре, Белорет, Мәләвез, Салават, Ишембай, Гафури һәм Мәчетле районнарында.

СПИДка каршы көрәш һәм искәртү республика үзәге биргән мәгълүматларга караганда, 2023 елда Башкортстанда 1396 пациентка “ВИЧ-инфекция” диагнозы куелган. 2022 елда бу күрсәткеч 100 мең кешегә – 34,7, ә 2021 елда 40,1 тәшкил иткән булган.

Фото: i.ytimg.com

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: