+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гомер озын да, сыйфатлы да булсын!

Бүген Уфа Русия Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитетының күчмә утырышы мәйданчыгына әверелде. Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында «Актив озын гомерлелек һәм сәламәтлек саклау технологияләре" темасына “түгәрәк өстәл” узды.

Гомер озын да, сыйфатлы да булсын!
Гомер озын да, сыйфатлы да булсын!

Чарада «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Җыелышны Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Бадма Башанкаев алып барды. Бадма Николаевич билгеләвенчә, кеше сәламәтлегенә йогынты ясауда медицинаның өлеше – 38 процент. Калган факторлар – тирә-як мохит, экология, туклану, яшәү рәвеше һәм башкалар белән бәйле. Гомер озынлыгын арттыруга юнәлтелгән чараларда боларга игътибар итәргә кирәклеге ассызыкланды.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин максатның гомер озынлыгын арттыру гына түгел, аның сыйфатын да яхшырту икәнлеген билгеләде. Ул республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының уңышлы тормышка ашырылуы турында сөйләп китте, бу максатка инде 12 миллиард сум җәлеп ителгәнлеген әйтте. Ул республикада “Сәламәтлек поездлары"ның 600 меңнән артык кешенең сәламәтлеген тикшергәнен һәм авыруларны иртә ачыклап, чаралар күрелгәнен хәбәр итте.
Максим Васильевич шулай ук “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган “Башкортмтанда озын гомерлелек” программасының матур нәтиҗәләр бирүе турында сөйләде.

Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы, академик Александр Румянцев җыелучыларны видеоэлемтә аша сәламләде.

Башкортстанда закон чыгару базасында өлкән буынга игътибар юнәлешенә зур урын бирелә. Бу хакта республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев сөйләде.

Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Михаил Кизеев үз чыгышында өлкәннәрнең саулыгын саклауда дәүләт алымнарының роле зур булуын билгеләде. Бу юнәлештә яңа технологияләр булдыру буенча федераль программа эшләвен ассызыклады. Аның буенча 2030 елда уртача гомер озынлыгы 78 яшькә җитәргә тиеш булса, 2036 елда бу күрсәткеч 81 яшь булырга тиеш. Ул реабилитация чараларының мөһимлеген, табигый дәвалау ресурсларын җәлеп итү кирәклеген билгеләде.

Әйткәндәй, Башкортстанда гомер озынлыгын арттыру буенча махсус программа эшли. Ул дүрт ел элек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән эшләтеп җибәрелде. Бу вакыт эчендә эшләнгән эшләр, үткәрелгән чаралар турында гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова бәян итте. Ул өлкәннәр янына даими чыгучы һәм ярдәм итүче мобиль бригадалар, пенсионерларны укыту һәм эшкә урнаштыру чаралары, өлкәннәрнең ялын файдалы оештыру алымнары турында сөйләп китте.

Республикада гериатрия хезмәте ничек оештырылган? Бу сорауга җавап сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин чыгышында яңгырады. Айрат Рәзиф улы авыруларны кисәтүгә зур игътибар юнәлтелгәнен билгеләде. БДМУ белән тыгыз хезмәттешлек булдырылганын һәм өлкәннәр белән эшләүче махсус белгечләр әзерләнүен билгеләде.

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенконың чыгышы “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” программасының уңышлы тормышка ашырылуына багышланды. Моны дәлилләп, ул программа кысаларында сәяхәт итүче өлкәннәрнең ихлас хис-кичерешләрен чагылдырган матур видеоролик та тәкъдим итте.

Бу фәһемле “түгәрәк өстәл”не оештыруда якташыбыз, Дәүләт думасы депутаты, “Сәламәт киләчәк” федераль проекты координаторы Римма Үтәшеваның роле зур. Римма Әмир кызы чыгыш ясаучвларның һәммәсенә рәхмәт белдерде. Ул өлкәннәр белән эшләгәндә җәрәхәтләрне кисәтү һәм когнитив тайпылышларны иртә ачыклау буенча чаралар күрү кирәклегенә басым ясады.

Бадма Башанкаев намуслы хезмәтләре һәм ирешелгән казанышлары өчен чарада катнашучыларның бер төркеменә дәүләт бүләкләре - Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Гомер озын да, сыйфатлы да булсын!
Гомер озын да, сыйфатлы да булсын!
Гомер озын да, сыйфатлы да булсын!
Гомер озын да, сыйфатлы да булсын!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: