+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бу көннәр фән өлкәсендәге чараларга бай булды

Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Максим Забелин социаль челтәрләрдә шулай дип язган һәм әһәмиятле пост урнаштырган.  

Бу көннәр фән өлкәсендәге чараларга бай булды
Бу көннәр фән өлкәсендәге чараларга бай булды

“Русиянең фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьевның сәфәре әһәмиятле вакыйгаларның берсе булды. Ул Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары арасындагы кампусы эшчәнлеге белән танышты, БДМУ бүлекчәләрендә булды һәм галим-медиклар белән аралашты.

Дмитрий Владимировичка һәм аның хезмәттәшләренә Идел буе федераль округында беренче робот хирургиясе үзәгенең үткәрелгән тикшеренүләрен күрсәттеләр, алар БДМУ клиникасының заманча фәнни лабораторияләрендә башкарыла. Шулай ук симуляция үзәге һәм урология һәм клиник онкология институты эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Кунакларыбызга молекуляр генетика, иммунология, тамыр күзәнәкләре һәм биобанк лабораторияләре эше турында сөйләделәр. Лаборатория җитәкчеләре үз проектлары белән уртаклашты. Без БДМУның Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәген дә карадык, анда кунакларга аллотрансплантатлар җитештерү процессы күрсәтелде”, – дип язган Максим Забелин.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: