+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Депутат геронтология үзәген карады

Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Бадма Башанкаев комитетның күчмә утырышы кысаларында Уфаның «Иминлек» геронтология үзәгендә булды.  

Депутат геронтология үзәген карады
Депутат геронтология үзәген карады

Ул «Демография» гомумдәүләт проекты буенча федераль акчага төзелүче үзәкнең яңа корпусында булды. Бу - Башкортстанда "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы"ндагы төп төзелешләренең берсе.

Пансионатта инде биналарны бизәкләү бара. Парламентарийлар «Иминлек» үзәге карамагындагы өлкәннәр һәм инвалидлар белән аралашты.

- Тәрбияләнүчеләрнең уртача яше — 79 яшь. Үзәктә барлык шартлар да булдырылган, волонтерлар килә, концертлар, финанс грамоталылыгы буенча курслар уза. Безнең максат — үзәк тәрбияләнүчеләренең сыйфатлы тормышы өчен шартлар булдыру, үзаллы яшәргә теләүчеләргә ярдәм итү. Хәзер гаиләләр өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбиягә алала. Бигрәк тә әби-бабайлары булмаган балалар моңа шат булачак. Алар өчен өлкәннәр белән аралашу — үзе бәхет, — диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Тулырак: https://resbash.ru/news/zdorove/2024-07-13/deputat-gosdumy-rf-badma-bashankaev-pobyval-v-gerontologicheskom-tsentre-ufy-3847571

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: