+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Баш мие сәламәтлеген саклагыз!

Бу атнаны Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш мие сәламәтлеген саклау атналыгы дип игълан итте.  

Баш мие сәламәтлеген саклагыз!
Баш мие сәламәтлеген саклагыз!

Баш мие сәламәтлеген саклау өчен физик һәм акыл активлыгының югары дәрәҗәсен саклау, артериаль басымын күзәтү астында тоту, вакытында диспансерлау һәм профилактик тикшерүләр узу мөһим.

Баш мие эшчәнлеге бозылулары бик күп төрле булырга мөмкин: нерв-мускул авырулары, эпилепсия, склероз, Паркинсон авыруы, төрле деменцияләр, хроник баш мие ишемиясе һәм инсульт.

Бөтендөнья инсульт оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен дөньяда 15 миллионнан артык инсульт очрагы теркәлә. Ә Русиядә ел саен 400 меңнән артык кеше баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуына дучар була.

Covid-19 белән авыручыларда “постковид” синдромы үсеше дә актуаль проблема булып тора, анда когнитив функцияләр зыян күрә, йокы бозыла, баш авыртулары һәм астения барлыкка килә.
Постковид синдромы ихтималлыгы яшь белән арта, һәм еш кына булган проблемаларны көчәйтә.Аның билгеләрен ачыкланганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр кеше инсульт кичергән икән, аның кан тамырлары тайпылышларын кисәтүгә юнәлдерелгән терапия алуы бик мөһим.
Уртача когнитив тайпылышлар булганда, кан басымы, холестерин, глюкоза, шулай ук йөрәк ритмы дәрәҗәсен күзәтергә кирәк.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: