+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Республикада 1 миллионга якын кеше диспансерлау үткән

2024 елның 6 аенда республикада яшәүче 951 мең кеше профилактика чаралары узган, аларның 56,8 проценты - эшкә яраклы яшьтәге кешеләр. Бу хакта Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган Башкортстан Хөкүмәте утырышында әйтелде.  

Республикада 1 миллионга якын кеше диспансерлау үткән
Республикада 1 миллионга якын кеше диспансерлау үткән

- Ел саен профилактик медицина тикшерүе яки диспансерлау узучы гражданнар өлеше гомум халыкның 70 процентын тәшкил итәргә тиеш, бу - 1,8 миллионнан артык кеше. Шул ук вакытта аеруча игътибар зонасында – авырлыкларны ачыклау һәм профилактикалау өчен тикшерелергә тиешле эшкә яраклы яшьтәге гражданнар, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Диспансерлау нәтиҗәләре буенча 2024 елның 6 аенда беренче тапкыр 189 736 авыру очрагы ачыкланган. Табиблар ешрак кан әйләнеше системасы, сулыш органнары авырулары, яман шешләр диагнозы куя. 258 меңнән артык кеше диспансерлау күләменә кермәгән өстәмә диагностик тикшеренүләргә җибәрелгән, 610 пациентка югары технологияле ярдәм күрсәтү билгеләнгән.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин 2024 елда 13нче шәһәр дәваханәсе базасында сәнәгать медицинасы үзәге ачылуын әйтте.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/24437/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: