+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Сезнең мөмкинлекләр чиксез!”

Кичә Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ишетү буенча инвалидларның IX Бөтенрусия яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты.

“Сезнең мөмкинлекләр чиксез!”
“Сезнең мөмкинлекләр чиксез!”

 

Чара 12 июльдән 18 июльгә кадәр уза һәм лидерлык сыйфатларын тәрбияләүгә, шулай ук Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыятенең яшьләр белән үзара хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуга юнәлтелгән. Форум эшендә делегатларга югары квалификацияле сурдотәрҗемәчеләр ярдәм итә.

Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында узган очрашуда илнең 60тан артык төбәгеннән – Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте активистларыннан 135 кеше катнашты.

Башкортстан Башлыгы форум делегатлары белән аралашты, шулай ук ишетү буенча инвалидларга ярдәм итүгә керткән өлешләре өчен аларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Сезне Башкортстанда сәламләвегезгә бик шатбыз. Форум сезнең өчен уңайлы шартларда узар дип ышанам. Сәламәтлегегез үзенчәлекле булуга карамастан, сез, чыннан да, иң ишетә торган яшьләр. Сез бу дөньяны бөтен тәнегез һәм җаныгыз белән тоясыз. Һәм сездә кайчакта бу башка кешеләргә караганда яхшырак килеп чыга, алар кайвакыт янәшәдәгеләрне, аларның ярдәм сорауларын ишетми. Моның өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. – Быелгы ел Башкортстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүгә багышлана. Ләкин сез үзегезнең мисалларыгыз белән мөмкинлекләрегезнең чыннан да чиксез булуын күрсәтәсез. Сез - Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте активы, начар ишетүче һәм ишетмәүче башка кешеләргә ярдәм итәсез. Меңләгән кешенең язмышы сезнең эшегезгә бәйле. Башкортстанда гына да ишетү сәләте начар булган 15 меңнән артык кеше яши.

Төбәк җитәкчесе ишетү сәләте чикле яшьләрне социальләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Сүз, шул исәптән, мондый балаларның һөнәри күнекмәләрен үстерү һәм киләчәктә эшкә урнаштыру турында бара, бигрәк тә квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ зур булган шартларда.

Тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/180929.html

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: