+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Матур да, уңайлы да булсын!

“Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 2023 елда Уфада сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү программасы башланды”, - дип язган Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин һәм әһәмиятле пост урнаштырган.  

Матур да, уңайлы да булсын!
Матур да, уңайлы да булсын!

“Программаны гамәлгә ашыру вакыты - 6 ел. Бу вакыт эчендә шәһәр дәваханәләренең һәм поликлиникаларының матди-техник базасын заманча таләпләргә туры китерергә кирәк. Бу максатларга 8 миллиард сум каралган. Модернизация ремонтны гына түгел, техник яктан яңадан җиһазландыруны да үз эченә ала. Барлыгы 118 медицина объекты колачланачак. Бу башкала өчен бик мөһим.

Беренче мәртәбә Уфада медицина җиһазларын, шул исәптән 60 берәмлектән артык авыр техниканы алмаштыру планлаштырыла. Быел гына да 1 589 берәмлек җиһаз һәм оештыру техникасы кайтарылачак.

Шәһәрнең дүрт медицина оешмасында эшләр башланган инде. Хәзер 5нче һәм 2нче балалар поликлиникаларында һәм Республика туберкулезга каршы клиник диспансерында биналарга һәм фасадларга капиталь ремонт тулы куәтенә бара.

Башкаланың юбилеена өлгерергә тырышабыз. Әлбәттә, поликлиникалардагы эчке процесслар да аерым контрольдә. Медицина оешмаларын модернизацияләүнең максаты - ремонт кына түгел, ә, беренче чиратта, табиблар һәм пациентлар өчен уңайлылыгы”, - дип язган Максим Забелин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: