+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сәламәтлек һәм туризм фестивале 6 мең кешене җыячак

27-28 июльдә Башкортстанда «На Рахате» Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале узачак.

Сәламәтлек һәм туризм фестивале 6 мең кешене җыячак
Сәламәтлек һәм туризм фестивале 6 мең кешене җыячак

 

Анда Башкортостан Республикасыннан, Русия Федерациясе төбәкләреннән, Үзбәкстаннан, Төркиядән, Италиядән һәм Кытайдан 500дән артык белгеч катнашачак, ә фестиваль кунакларының гомум саны 6 000 тирәсе булачак.

Фестиваль кунакларын бай эшлекле программа көтә, ул медицина, туристлык үсеше һәм мунча индустриясе өлкәсендә ил лидерлары катнашлыгында профильле секцияләр һәм дискуссия мәйданчыгын үз эченә алачак.

Көн тәртибендә - төбәктә халыкара туризмны үстерүнең төп аспектлары, медицина туризмы өлкәсенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр, шулай ук Русия төбәкләренең һәм чит илләрнең партнерлык багланышларын киңәйтү.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: