+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда мунча бәйрәме узачак

Сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары арасында инде традицион һәм популяр булган «На Рахате» халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале 27-28 июльдә Кырмыскалы районында «Фазенда» клубында узачак.

© vk.com/club222838126
Фото:© vk.com/club222838126

Анда Башкортостан Республикасыннан, Русия Федерациясе төбәкләреннән, Үзбәкстаннан, Төркиядән, Италиядән һәм Кытайдан 500дән артык белгеч катнашачак, ә фестиваль кунакларының гомум саны 6 000 тирәсе булачак. Фестиваль кунакларын бай эшлекле программа көтә, ул медицина, туристлык үсеше һәм мунча индустриясе өлкәсендә ил лидерлары катнашлыгында профильле секцияләр һәм дискуссия мәйданчыгын үз эченә алачак.

Көн тәртибендә - төбәктә халыкара туризмны үстерүнең төп аспектлары, медицина туризмы өлкәсенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр, шулай ук Русия төбәкләренең һәм чит илләрнең партнерлык багланышларын киңәйтү.

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко билгеләп үткәнчә, «На Рахате» сәламәтлек һәм туризм фестивале зур әһәмияткә ия, чөнки ул республиканың икътисади һәм социаль өлкәсенә кагылачак.

- Беренчедән, ял икътисады турында сүз бара, икенчедән - туризм. Республиканың барлык шифаханәләре һәм ял йортлары, шулай ук глэмпинглар һәм кемпинглар тәкъдим ителәчәк. Бу индустрияне үстерү белән кызыксынучыларның барысын да чакырабыз. Мунчасыз ял итүне күз алдына да китерү кыен. Мунча - сәламәтлек ул. Ниһаять, өченчедән - социаль өлкә. Без кешегә ничек итеп сәламәт, димәк, бәхетле булырга кирәклеген сөйләячәкбез. Фестивальдә мунча индустриясендә мәшгуль кеше өчен бик күп мөмкинлекләр ачыла, — диде Зөһрә Гордиенко.

© автор фотосы
Фото:© автор фотосы

Башка дәүләтләр вәкилләре белән хезмәттәшлек итү турында Башкортстан Республикасы тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры урынбасары Алия Ильясова сөйләде.

- Төркиядә, Кытайда, Үзбәкстанда һәм Беларусьта безнең вәкиллекләр эшли. Алар республиканың инвестицион, сәнәгать һәм туристик потенциалы белән таныштырып кына калмыйча, тышкы икътисади багланышларны ныгыту өчен сәфәрләр оештырырга да ярдәм итә. Чит ил кунаклары фестивальнең беренче көнендә узачак эшлекле программада катнашачак. Панель дискуссия сәламәтләндерү туризмы темасына багышланачак. Чит илләрдә Башкортстан белән кызыксыну бар. Мәсәлән, Кытайдан медицина вәкилләре киләчәк, - диде Алия Ильясова.

Фестивальгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр дә киләчәк. Алар өчен аерым мастер-класслар һәм башка чаралар оештырыла. Бу хакта "Ломая барьеры" социаль технологияләр үзәге директоры, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Алинә Хәбирова сөйләде.

Фестиваль уздырыла торган урынга шәхси автомобильдә, шулай ук Уфадан трансферда барып җитәргә мөмкин. Автобуслар "Конгресс-холл"дан һәм «Кашкадан» паркыннан китәчәк. 10 сәгатьтән шәһәр читендәге «Фазенда» клубына кадәр 6 рейс йөри башлаячак.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: