Башкортстанның атказанган артисты, хәзер Испаниядә яшәүче Фирүзә Париж коронавирус йоктырган.
«2024 елның ялы! Сәлам, корона! Туңам. Ә урамда +29 градус. Лимонлы чәй генә булыша», – дип, уңай тест нәтиҗәсен күрсәткән иде ул социаль челтәрдә.
Бәхеткә, сырхау чигенгән.
«Барыгызга да сәламәтлек телим. Матур теләкләрегез өчен зур рәхмәт, бүген үземне күпкә яхшырак хис итәм. Үзегезне саклагыз. Кризис артта калды, һәм яшисе килә башлады», – ди ул.
Әнисе Флүрә Туйсина, җырчының туганнары, барыбыз да аңа сәламәтлек телибез.
Туган якларга сау-сәламәт кайт, Фирүзә!
Фото: Флүрә Туйсинаның шәхси архивыннан.