+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 август 2024, 13:48

Башкортстан - мәктәп стоматологиясен үстерү буенча лидер төбәкләрнең берсе

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республика мәктәп медицина хезмәтен үстерү турында фикер алыштылар.

Башкортстан - мәктәп стоматологиясен үстерү буенча лидер төбәкләрнең берсеБашкортстан - мәктәп стоматологиясен үстерү буенча лидер төбәкләрнең берсе
Башкортстан - мәктәп стоматологиясен үстерү буенча лидер төбәкләрнең берсе

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сүзләренчә, Башкортстан мәктәп стоматологиясен үстерү буенча лидер төбәкләрнең берсе дип танылган. Хәзерге вакытта республиканың мәгариф оешмаларында 239 стоматология кабинеты эшли. Моннан тыш, төбәктә шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучыларны планлы рәвештә стоматологик савыктыру оештырылган. 2023-24 уку елында планлы санация нәтиҗәләре буенча белгечләр тарафыннан 290 меңнән артык укучы каралган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика мәктәпләрендә "Мәгарифтә күтәрелеш!" проекты буенча стоматология кабинетларын киләчәктә дә төзекләндерергә кирәклеген билгеләп үтте.

- Бу эш тукталырга тиеш түгел. 500дән артык укучы булган барлык мәктәпләрдә стоматкабинет ачарга кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бу хәлне бетерергә кирәк. Барлык кирәкле шартларны, бигрәк тә авыл җирендә, тудырырга кирәк. Бәлки, балалар булган иң ерак авылга барып, аларга стоматологик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булсын өчен, тагын 1-2 «Тулпар» комплексын сатып алырга кирәктер.

Шулай ук Башкортстан Башлыгы йөкләве буенча мәктәпләрдә стоматология кабинетында педагоглар да дәвалана ала.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас