– Узган ел “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча чараларга 7,4 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде. Проект ярдәмендә тармакның матди-техник базасы ныгый. Мәсәлән, заманча балалар онкогематологиясе үзәге һәм берничә поликлиника сафка кертелде. 4300 берәмлектән артык медицина җиһазы һәм 185 санитар автомобиль сатып алынды. 80нән артык заманча фельдшер-акушерлык пункты төзелде, – диде бу уңайдан Хөкүмәт утырышындагы чыгышында Премьер-министр Андрей Назаров.
2024 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча Кушнаренкода 320 кешегә исәпләнгән поликлиника төзелешен тәмамлау, Аскар, Благовещен, Учалы һәм Яңавылда дүрт балалар поликлиникасы, Аскында һәм Бакалыда поликлиникалар төзү планлаштырыла. Шулай ук 9 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалачак.
Кушнаренко үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илдар Бакаев белдерүенчә, поликлиника төзелеше план-график буенча алып барыла. Әлеге вакытта территория төзекләндерелә, эчке эшләр башкарыла, 2 һәм 3 катларга керамик плитәләр җәю тәмамлана. Анда көн саен 50 хезмәткәр һәм 3-4 берәмлек техника эшли. Объектны техник яктан 2024 елның октябрендә тапшыру планлаштырыла. Аннары лицензия алу, җиһазлар белән тәэмин итү эшләре башланачак. Тиздән биредә барлык заманча стандартларга һәм таләпләргә җавап бирүче яңа поликлиника ишекләрен ачачак! “Моның өчен барлык Кушнаренко районы халкы исеменнән республика җитәкчелегенә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, – диде ул.
Гомумән, соңгы биш елда республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрен заманча үзгәртеп коруга беренчел игътибар бирелә. Узган ел ахырында, мәсәлән, Дуван районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында республика муниципалитетларында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән яңа медицина учреждениеләре эшенә старт бирде. Атап әйткәндә, Баймакта сменага 300 кешене кабул итүгә исәпләнгән балалар поликлиникасы, Балакатай районының Ургала авылында табиб амбулаториясе, шулай ук, Мәчетле районы үзәгендә ашыгыч ярдәм станциясе булган дәваханә, Мәсәгуть авылында яңа балалар поликлиникасы ишекләрен ачты. Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шушы мөһим вакыйга уңаеннан видеосәламләү юллады һәм республика халкын заманча медицина учреждениеләре ачылу белән тәбрик итте.
– Башкортстанның беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү тизләтелгән темплар белән тормышка ашырыла. 2025 ел ахырына кадәр тагын 11 поликлиника бүлекчәсе һәм 300гә якын фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла, – диде Михаил Мурашко. – Бүген “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән өч яңа объект сафка кертелә. Бу заманча медицина учреждениеләрен кыска вакыт эчендә проектлау һәм төзү мөмкин булды. Алар медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Инновацияле технологияләр кертү тәэмин ителәчәк һәм пациентларны дәвалау өчен уңайлы шартлар тудырылачак. Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, республикада колачлы модернизацияләү эше, дәваханәләр һәм поликлиникалар төзү дәвам итәчәк.
– Без сәламәтлек саклау системасын камилләштерү белән бәйле күпсанлы мәсьәләләрне эзлекле рәвештә хәл итәбез. Бу, беренче чиратта, беренчел звено – поликлиника, ФАПлар, амбулаторияләр, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта, без алга таба кая барырга икәнен дә ачык күзаллыйбыз. Уфа да безнең игътибарыбызны таләп итә, шуңа күрә без республика башкаласындагы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын кабул иттек.
2 февральдә Уфада тарихи вакыйга булды – Республика балалар клиник дәваханәсе базасында онкология, гематология һәм иммунология авырулары булган балаларга махсуслаштырылган, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен балалар онкологиясе һәм гематология үзәге ачылды. Үзәкне төзү турында карарны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кабул иткән иде һәм ул рекордлы кыска вакыт эчендә тормышка ашырылды.
Үзәктә иммунология, молекуляр биология лабораториясе, шулай ук, гемопоэтик тамыр күзәнәкләрен трансплантацияләү, анестезиология һәм реанимация, онкология һәм гематология, онкология, иммунология бүлекләре, операцион блок, көндезге стационар, кабул итү бүлеге һәм гемопоэтик тамыр күзәнәкләрен трансфузиология һәм эшкәртү бүлеге урнашкан.
Элек заманча дәвалау технологияләре өчен федераль үзәкләргә барырга мәҗбүр булган балалар бүген бөтен медицина ярдәмен Башкортстаннан чыкмыйча алала. 2023 елда безнең төбәктән Мәскәү, Санкт-Петербург федераль үзәкләренә госпитальләштерүнең 320 очрагы теркәлгән. Бүген мондый авырулы балалар Республика клиник дәваханәсендә дәвалана.
Резида ВӘЛИТОВА.