Киләчәк Мәскәүнең биофизика институты белгечләре үпкә яман шешен таргет дәвалау өчен препарат эшләгән. Дару пробиркада 2024 ел ахырына кадәр сынау узачак, дип хәбәр итә "Газета.ру" басмасы.
Инновацион препарат KRAS ингибиторларына нигезләнгән. Галимнәр фаразлары буенча, ул турыдан-туры яман шеш күзәнәкләренә зарар китерәчәк һәм сәламәт күзәнәкләргә минималь йогынты ясаячак. Шешне дәвалауга нәкъ менә шундый алым максатчан яки таргетлы дип атала.
"Үпкә яман шешен дәвалау өчен инновацион препарат булдыру проекты өстендә эш күптән алып барылды. Һәм иң яхәы алым KRAS ингибиторлары булып чыкты", - диде Мәскәүнең биофизика институтының клиникага кадәр тикшеренүләр лабораториясе мөдире Антон Алашеев.
Пробиркада тикшеренүләр тәмамланганнан соң, белгечләр препаратның клиникага кадәр һәм клиник сынауларын үткәрәчәк.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.