Табиб һөнәре Гиппократ антына тугры булу һәм белем белән бергә, чиксез түземлек, ныклык, сизгерлек таләп итә. Медицинада очраклы кешеләр була алмый. Рухи байлык, гуманизм, шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне аямау – бу сыйфатлар участок терапевты, 30 елдан хезмәт стажы булган табиб Илфат Билаловка да хас.
Ул матур табигатьле Иштерәк авылында Дәүлә һәм Тимерзаһит Билаловлар гаиләсендә туа. Һәр кеше гомерлек һөнәрен йөрәк кушуы буенча сайлый, диләр. Ул 1985 елда, Карабаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. Егет тырышып укый. Югары уку йортының өченче курсында белем алып йөргәндә, аны ил алдындагы бурычын үтәргә, армия сафларына җибәрәләр. Аңа Әфганстанда хезмәт итәргә туры килә. Тәүдә Тахтабазар чик сакчылары отрядында – укчы, соңыннан 2072нче хәрби частьта санитар инструктор, фельдшер булып, Ватанны саклауга үз өлешен кертә. Аяусыз канкоешта яраланган яугирләрне кабат аякка бастырырга, үлем белән көрәшкән авыруларның гомерен саклап калырга ярдәм итә. “СССР дәүләт чиген саклаудагы яхшы хезмәте өчен”, “Рәхмәтле Әфганстан халкыннан” медальләре белән бүләкләнә. 1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан хәрбиләрне чыгару операциясендә катнаша. Армия хезмәтеннән соң, БДМИда укуын дәвам итә. 1992 елда медицина институтын тәмамлаганнан соң, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең гематология бүлегендә интернатура үтә.
1993 елның 2 августында Югары Яркәй үзәк район дәваханәсендә терапевт булып хезмәт юлын башлый. Коллективта эшләүнең беренче көннәреннән үк үзен инициативалы, җаваплы, намуслы һәм сәләтле белгеч итеп күрсәтә.
Озак еллар эшләү чорында Илфат Билаловка күпме авырулар белән аралышырга туры килгәндер. Ул һәрвакыт якты йөз, күтәренке кәеф белән эшкә килүне гадәткә керткән. Шуңа күрә дә райондашларының хөрмәтен казана, коллективта – мактаулылар рәтендә. Югары категорияле табиб үзәк район дәваханәсенең профсоюз оешмасын җитәкли, 2016 елда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына лаек була.
Илфат Билалов Кадер, Сеңрән, Түбән Череккүл авылларын, Югары Яркәйдәге беренче участокны хезмәтләндерә. Аның карамагында 2 меңнән артык кеше исәпләнә. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда изге һөнәр иясе төн уртасында да, бәйрәмнәрдә дә авырулар янына ашыга.
Илфат Тимерзаһит улы яшь белгечләрне тәрбияләүдә остаз буларак зур эш башкара, табиб һөнәренең нечкәлекләренә төшендерә.
Ул яугир-интеранционалист буларак, “Хәрби туганлык” ветераннар оешмасы әгъзасы булып тора. Бөек Җиңү көнендә сугыш һәм хезмәт ветераннарын парадта, бәйрәм чараларында даими озатып йөри, аларның сәламәтлеген кайгырта.
Изге һөнәр иясе гаиләсендә дә бәхетле – хатыны белән кулга-кул тотынышып, шатлыкларны уртаклашып, авырлыкларны җиңеп, булганына шөкер итеп, тормыш сукмагыннан бергә 27 ел тату атлыйлар. Ландыш Рәсүл кызы белән бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Уллары Ринат УДАТУны тәмамлап, Уфада инженер-программист булып эшли. Кызлары Лилия, әтисе юлыннан китеп, Башкорт дәүләт медицина университетында 4нче курста белем ала.
– Мин табиб булырга хыялландым һәм бу хыялыма ирештем. Авыру кешенең хәлен җиңеләйтеп, дәвалап, сәләмәтләндереп шатландырасым килә минем. Ә инде алардан рәхмәт сүзләре ишетү – үзе бер шатлык. Ул миңа тагын да дәртләнебрәк эшләргә этәргеч бирә. Кешеләр профилактик тикшерүләрдән курыкмасын һәм аларны игътибарсыз калдырмасын иде. Һәркем үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш, – ди Илфат Билалов.
Әйе, медицинада үз эшен тирәнтен белгән, аны күңел биреп башкарган кешеләр генә хезмәт куя аладыр. Райондашлар ихтирамын яулаган, һәрьяклап үрнәкле булган, Гиппократ антына тугры кешеләрнең берсе Илфат Тимерзаһит улына җиңел булмаган эшендә уңышлар гына телибез.
Лира ГӘРӘЕВА.