+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 август 2024, 10:05

Саулыгыңны яшьтән сакла!

26 август – 1 сентябрь көннәрен Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы "Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы" дип игълан итте.  

Саулыгыңны яшьтән сакла!Саулыгыңны яшьтән сакла!
Саулыгыңны яшьтән сакла!

Бу атнаның максаты — үсмерләргә һәм аларның ата-аналарына үз сәламәтлекләренә җаваплы мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында мәгълүмат бирүне арттыру.

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару — һәр кешенең сәламәтлеген саклауның мөһим шарты. Сәламәтлеккә сакчыл карарга һәм аны балачактан ук сакларга кирәк. Балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше — физик һәм психологик үсешнең төп факторларының берсе.

Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мөһим. Бу максатларда балаларга һәм үсмерләргә авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау һәм дәвалауны вакытында башлау өчен профилактик тикшеренүләр һәм диспансерлаштыру узарга кирәк.

Үсеп килүче буынның сәламәтлеге — ул бөтен илнең киләчәк сәламәтлеге. Нәсел дәвам итү потенциалны саклап калу максатыннан 15-17 яшьлек үсмерләргә репродуктив системаны тикшертү киңәш ителә.

Балалар һәм үсмерләр белән сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге турында әңгәмәләр үткәрү бик мөһим.
Әти-әниләр, тәрбиячеләр, педагоглар, бу киңәшләргә игътибарлы булыгыз!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас