+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 август , 15:35

Йөрәккә алты ризык кирәк

Кардиолог-аритмолог Мария Серова йөрәк өчен нинди ризыклар файдалы булуын сөйләгән.

Йөрәккә алты ризык кирәк
Йөрәккә алты ризык кирәк

 

Эксперт билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтә йөрәк сәламәтлеген саклау комплекслы мөнәсәбәт таләп итә. Рационга әлеге органның оптималь эшен тәэмин итүче берничә продуктны кертергә кирәк.

Беренче файдалы ризык — гранат. Ул гемоглобин дәрәҗәсен сизелерлек арттыра һәм кан әйләнеше процессын җайга сала. Аның составындагы тимер кан тамырларының сыгылмалылыгын тәэмин итә, бу йөрәк-кан тамырлары системасының дөрес эшләве өчен кирәк.

Шулай ук бананны да ешрак ашарга кирәк икән. Анда йөрәк мускулын ныгыту өчен кирәкле калий күп.

Табиб билгеләп үткәнчә, рационга еш кына помидор кертергә кирәк. Ул йөрәк ритмы торышын яхшырта һәм кан тамырлары стеналарын чистартырга ярдәм итә.

Моннан тыш, табибә кабак, әстерхан чикләвеге, солы ярмасын ешрак ашарга киңәш итә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: