+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 август 2024, 04:10

Мөһим тармак нәтиҗәле үсешә

Республика җитәкчелегенең зур хәстәрлеге белән Башкортстанда медицина уңайлырак, югары технологияле һәм заманчарак була бара.  

Үткән ел республиканың сәламәтлек саклау тармагына барлык финанс чыганакларыннан 106,9 миллиард сум юнәлтелгән. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында матди-техник база яңартыла, медицина ярдәме инфраструктурасы үсеш ала. 2023 елда 98 тиз төзелә торган модуль конструкция сатып алынган һәм урнаштырылган, шул исәптән 84 фельдшер-акушерлык пункты, 9 табиб амбулаториясе, 5 гомум практика табибы офисы. Бер табиб амбулаториясенә капиталь ремонт ясалган, 1,3 миллиард сумлык 4233 берәмлек медицина җиһазы һәм 203 миллион сумлык 185 автомобиль сатып алынган. Модернизацияләү программасы кысаларында Кушнаренко, Аскар, Аскын, Бакалы авылларында, Благовещен, Учалы һәм Яңавыл шәһәрләрендә поликлиникалар төзеләчәк, 9 объектка капиталь ремонт ясалачак.

2023 елда республикага 25 күчмә медицина комплексы һәм 20 берәмлек “авыр” җайланма кайтарылган.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау тармагына бик зур игътибар бирә, ул булган районнарда бу юнәлештәге мәсьәләләр тиз һәм нәтиҗәле хәл ителә.

– Безнең дүрт миллионлы республикабыз өчен бу тема аеруча әһәмиятле, чөнки төбәк халкының өчтән береннән артыгы авыл җирендә яши. Мин югары вазыйфада районнар буйлап йөри башлагач, фельдшер-акушерлык пунктларының нинди генә экзотик биналарда урнашмавын күрдем, ә алар бездә барлыгы – 1960. Мәсәлән, бер ФАП Бөек Ватан сугышы елларында хәрби әсирләр урнашкан баракта иде, икенчесе – гомумән, XIX гасырда төзелгән бинада. Озак вакыт бу объектларга бөтенләй игътибар бирелмәгән, гәрчә ФАПлар торышыннан чыгып, авыл халкы гомум медицина турында фикер йөртә, – диде Радий Хәбиров сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын ныгыту зарурлыгын ассызыклап. – Шуңа күрә без барлык тузган ФАПларны алыштыру бурычын куйдык. Һәм без Русия Президенты Владимир Путинга беренчел звеноны комплекслы модернизацияләү программасына башлангыч биргән өчен рәхмәтле. Бу – акча белән ныгытылган җитди документ. 2025 елга кадәр Башкортстан 18 миллиард сум алачак.

2023 елның төп казанышларыннан берсе булып гомер озынлыгын арттыру тора, чөнки нәкъ менә шушы күрсәткеч тармак эшенең нәтиҗәлелеген билгели. Моннан 5 ел элек гомер озынлыгы 70 ел булыр дип көтелгән иде. Хәзер ул инде 73,2 яшькә җитте. Республика өчен максат – 2030 елга 78 яшь үренә чыгу. Гомер озынлыгын арттыруга йогынты ясаган факторларның берсе – халыкның гомум үлем күрсәткече кимү. Бу, үз чиратында, кан әйләнеше системасы авыруларын, шешләрне, сабыйлар үлемен киметү буенча күрелүче чараларның нәтиҗәлелегенә бәйле.

Кадрлар мәсьәләсе – үзәктә

Республикада тармакка кадрлар җәлеп итү буенча җитди программалар эшли. “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры”, “Дефицит белгечлекләр” кебек проектлар 296 хезмәткәргә 2023 елда компенсация түләүләре алырга мөмкинлек бирде. Табиблар җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен амбулатор-поликлиника звеносында практик эшчәнлеккә табиб-ординаторлар җәлеп ителә, аларның ярдәме сезонлы авырулар кискенләшкән чорда аеруча нык сизелә.
Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, медицина хезмәткәре авылда төпләнсен өчен, аның тормышын анда мөмкин кадәр уңайлы итәргә кирәк. Республика җитәкчесе медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм һәркем өчен, шул исәптән ерак авылларда да, һәркем өчен дә уңайлы итү бурычын куйды.
– Әгәр БДМУны тәмамлаучыларның барысы да безнең дәваханәләргә, поликлиникаларга, ФАПларга эшкә килсәләр, бездә табибларга кытлык булмас иде. Мәсьәлә шунда ки, чыгарылыш укучыларының күбесе белгечлек буенча эшләми, ә кайберләре шундук шәхси медицинага китә. Күптән түгел федераль дәрәҗәдә кабул ителгән медицина ВУЗын тәмамлаганнан соң мәҗбүри эшләү турындагы карар яшьләрне сәламәтлек саклау учреждениеләренә беркетергә мөмкинлек бирәчәк. Әмма мин һәрвакыт медицина колледжларын тәмамлаучыларга игътибар итәргә кушам, – диде Радий Хәбиров. – Минемчә, колледждан соң шәфкать туташы, фельдшер, лаборант булып эшләгән кешеләр беркайчан да медицинадан китмәячәк. Шуңа күрә аларга югары белем алу мөмкинлеге тудырырга, колледждан соң югары уку йортында уку вакытын кыскарту өчен уку программаларын синхронлаштыру турында уйларга кирәк.

Авыруны кисәтү хәерле

2022 елда Башкортстанда 1,5 миллион өлкән кешегә һәм 849,2 мең балага диспансерлау һәм профилактик медицина тикшерүе үткәрелгән. Күчмә Сәламәтлек үзәкләре 312 торак пунктта булган, барлык муниципаль районнарны колачлаган һәм 150000нән артык кешене күздән кичергән. Үткәрелгән медицина тикшерүләре турында күрсәткечләр белән алмашу өчен Башкортстан предприятиеләренең мәгълүмати системалары интеграцияләнгән.
Шулай ук төрле профилактик акцияләр үткәрелә, шул исәптән “Яшәүгә 10000 адым”, “Халык сәламәтлеге көннәре”, “Авырганда – авырма” һәм медицина хезмәткәрләренең республика турслеты. 2023 елда “Шикәр диабеты белән көрәш” төбәк проекты расланды, аның кысаларында Республика эндокринология үзәге һәм шикәр диабеты белән авыручылар өчен мәктәп төзелде. Табиблар өчен квалификация күтәрү программалары эшләнде һәм шикәр диабетын ачыклау һәм пациентларның торышын контрольдә тоту өчен җиһазлар алынды.
Ташламалардан файдаланучылар өчен даруларга финанс чыгымнары елдан-ел арта бара. Башкортстанда 2024 елның 1 гыйнварына 769549 кеше ташламалы дарулар белән тәэмин ителергә хокуклы, шул исәптән федераль ташламага – 304309 кеше, төбәк ташламасына 465240 кеше хокуклы. Федераль ташламага ия булучылар арасыннан 79934 (26,3 процент) кеше социаль хезмәтләр җыелмасына хокукларын саклап калган.

Заманча технологияләр ярдәмгә килә

Үткән ел республикада яшәүче 1,1 миллионнан артык кеше дәүләт хезмәтләре порталында “Минем сәламәтлегем” пациентның шәхси кабинеты хезмәтләреннән файдаланган. Телемедицина үсә бара: дәүләт мәгълүмат системасының “Дистанцион консультацияләр үзәге” аша 100 меңнән артык телеконсультация үткәрелгән. “Табиб-пациент” юнәлеше дә үсешә. Ясалма интеллект технологиясе белән программа продуктларын кертү – сәламәтлек саклауны санлаштыруның өстенлекле юнәлеше. 2023 елда Башкортстанда ясалма интеллект нигезендә сервис – табиб карарларын кабул итүгә ярдәм системасы “WEBIOMED” кертелде. Пациентларның 4,2 миллион санлы профиле анализланган, медицина хезмәткәрләренең платформага 2512 мөрәҗәгате теркәлгән.
Быел ясалма интеллект технологиясе белән ике медицина эшләнмәсен кертү планлаштырыла

Балаларга – аерым игътибар

2023 елда педиатрия ярдәменең яңа махсуслаштырылган үзәкләре ачылды, шул исәптән балалар эндокринологиясе, муковисцидоз, орфан авырулары һәм менталь сәламәтлек үзәкләре. 36 авыруга киңәйтелгән неонаталь скрининг узган ел старт алды, ә 2023 елда киңәйтелгән генетик скрининг яңа туган балаларның 99,6 процентын тикшерергә мөмкинлек биргән. Быел катамнез кабинетын, үсмерләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау үзәген ачу һәм репродуктив яшьтәге халыкка диспансерлау үткәрү планлаштырыла.
Балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге төзелеше тәмамланды, бу балаларга медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттырырга ярдәм итте.
Балалар өчен – 20 һәм өлкәннәр өчен 40 урыны булган Уфа хосписы паллиатив ярдәм күрсәтә.

Башкортстан үрнәк күрсәтә!

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышларын югары бәяләде.
– Сәламәтлек саклауны үстерү – безнең бурычыбыз икәнен беләбез. Ә балалар сәламәтлегенә килгәндә – бу изге бурыч. Шуңа күрә бу юнәлештә алга таба да эшләячәкбез, һичшиксез. Ә сездә үлем күрсәткеченең Русиядәге уртача күрсәткечтән түбән булуы – бу яхшы уңыш. Мин сезне моның белән котлыйм, – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Республика балалар клиник дәваханәсенең баш табибы Людмила Семавина Башкортстанның сәламәтлек саклау системасы өчен яңа балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәгенең мөһим әһәмияткә ия булуын билгеләде.
– Бу объект бәләкәй пациентларыбыз һәм медицина хезмәткәрләребез өчен чын бүләк булды. Бу үзәктә безнең пациентлар өчен генә түгел, ә аларның ата-аналары өчен дә уңайлы шартлар тудырылган, бу бездә дәваланучы нәниләр өчен бик мөһим. Моннан тыш, заманча җиһазлар куелган, алар безгә диагностика һәм дәвалау технологияләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме – Башкортстанда беренче мәртәбә без күзәнәк технологияләре белән эшли башлыйбыз, сөяк мие трансплантациясен башлыйбыз. Моңа кадәр бездә бу процедура өлкәннәргә дә, балаларга да үткәрелмәде, – диде Людмила Семавина. – Онкология авырулы балалар – иң авыр һәм җитди авыру категорияләренең берсе. Хәзерге вакытта безнең белгечләр, онкологлар һәм гематологлар күзәтүе астында меңгә якын бала тора, төгәлрәк әйткәндә – 966. Әлеге балалар федераль үзәкләрдә референс-диагностика үтте. Балаларга тәүлек буе консультация бирү мөмкинлеге бар. Бу безгә биредә, Ватаныбыз башкаласыннан шактый еракта авыру балаларга сыйфатлы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Йогышлы авырулар үзәкләре ничек эшли?

Коронавирус пандемиясеннән соң Башкортстандагы йогышлы авырулар үзәкләре күп профильле эш форматына күчте. Хәзер Зубово, Стәрлетамак, Сибай һәм Туймазыда клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәкләре коронавирус инфекциясеннән генә түгел, башка йогышлы авырулардан да дәвалый. Аларда дәвалауны бөер синдромы белән геморрагик бизгәк, кискен вирус инфекциясе, үпкә ялкынсынуы, эчәк инфекциясе, гепатит, Лайм авыруы һәм башка диагнозлы пациентлар ала.
Барлык үзәкләр дә заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән, бу аларга пандемия вакытында экстремаль йөкләнеш шартларында да үз эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештырырга ярдәм итте.

Ләйсән Якупова.
Фото Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас