Сәламәтлек саклау системасын үстерү, медицина ярдәме күрсәтү шартларын яхшырту, яңа методикалар кертү, медицина учреждениеләренә яңа белгечләр җәлеп итү — Башкортстанда төп эш юнәлешләренең берсе.
"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда "Авыл докторы" һәм "Авыл фельдшеры" программалары уңышлы тормышка ашырыла. Проектлар авыл халкына, бигрәк тә республиканың ерак районнарында, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Алар республиканың авыл торак пунктларына һәм эшчеләр поселокларына 3000нән артык белгеч җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
"Авыл докторы" программасы авылларда эшләргә теләүче табиблар өчен мотивация булып тора. Аның максаты — ерак торак пунктларда табиб кадрлары җитмәүне бетерү һәм урындагы халык өчен медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген яхшырту.
Программаларның төп бурычлары: халыкка медицина хезмәте күрсәтү системасын камилләштерү, авылга белгечләр җәлеп итү, белгечләрнең торак шартларын яхшырту, авылларда яшәүчеләрне медицина ярдәме белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү, авылда яшәүче кешеләрнең беренчел медицина ярдәменнән файдалана алуын арттыру, авыл җирендә эшләргә риза булган белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү.
2022 елда республиканың медицина оешмаларына 3 003 табиб һәм урта белемле 5735 белгеч эшкә урнашкан. «Авыл докторы» программасы кысаларында 54 табиб - 1,5 миллион сум, 37 табиб - 1 миллион сум, 30 фельдшер 750 мең сум һәм биш фельдшер 500 мең сум күләмендә түләүләр алган. «Авыл фельдшеры» программасы буенча алты фельдшер һәм ике акушерка 500әр мең сум акча алган.
Былтыр Башкортстанда "Авыл докторы” программасы буенча 81 табиб һәм 48 урта медицина хезмәткәре түләүләр алган. Түләүләрнең гомум суммасы 144,5 миллион сум тәшкил иткән. «Авыл докторы» программасы буенча түләүләрдән тыш, 33 фельдшер (акушерка) узган елда «Авыл фельдшеры» программасы буенча гомум суммасы 16,5 миллион сумлык ярдәм алган.
Быел республиканың 129 медицина хезмәткәре 144,5 миллион сумлык ярдәм алачак. Түләүләр "Авыл докторы" һәм "Авыл фельдшеры" программалары буенча 33 табибка һәм 46 фельдшерга (акушеркага) биреләчәк.