+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 сентябрь 2024, 15:07

Башкортстан — алдынгылар рәтендә!

Башкортстан — фельдшер-акушерлык пунктлары саны буенча илдә лидерлар рәтендә. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.  

Башкортстан — алдынгылар рәтендә!Башкортстан — алдынгылар рәтендә!
Башкортстан — алдынгылар рәтендә!

Башкортстанда барлыгы 2 085 ФАП исәпләнә. 2019 елдан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында 433 модульле объект ачылган. Быел 135 яңа пункт төзү планлаштырыла, шуларның 92се инде урнаштырылган. Ә киләсе елда тагын 134 ФАП ачарга ниятлиләр.

Республикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә комплекслы якын киләләр. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе үз докладында медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту, шулай ук дәваханәләр һәм поликлиникалар төзү һәм ремонтлау турында хәбәр итте.

– 2021 елдан 2023 елга кадәр Башкортстанда 17 яңа сәламәтлек саклау объекты төзелде, 66 учреждениегә капиталь ремонт ясалды, – дип аңлатты Айрат Рәхмәтуллин. – Киләсе елга алты поликлиниканы, шул исәптән өч балалар поликлиникасын файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Башкортстанда беренчел медицина-санитария ярдәме сыйфатын яхшырту өчен 2021 елдан 558 автомобиль һәм 13 908 берәмлек медицина җиһазы сатып алынган. Киләчәктә медицина җиһазларын алуны «Дәвамлы һәм актив тормыш» дип аталган яңа гомумдәүләт проекты кысаларында башкарырга планлаштыралар.

Республиканың сәламәтлек саклау министры, шулай ук, 2024-30 елларга Уфаның сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү буенча төбәк программасының гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә, 2нче һәм 5нче балалар поликлиникаларында, Туберкулезга каршы клиник диспансерда эшләр башланган. Модернизация бердәм дизайн-проект буенча капиталь ремонт һәм медицина учреждениеләрен техник яктан яңадан җиһазлауны күздә тота.

Чыгышының азагында Айрат Рәхмәтуллин, сәламәтлек саклауның беренчел звеносы үсеше беренче чиратта гомер озынлыгын һәм республика халкының медицина ярдәменнән канәгатьлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән, дип билгеләп үтте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклаганча, Уфаның сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү программасы кысаларында беренче объектны шушы елның октябрендә үк тапшырырга ниятләгәннәр.

– 2030 елга кадәр бу программага барлыгы 8 миллиард сум акча салынды, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Моны Уфага зур ярдәм дип саныйм.

Республика Башлыгы, шулай ук, төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына дәваханәләрдә авыр медицина техникасы – МРТ һәм КТ аппаратлары эшен оештыру турында хәбәр итәргә кушты.

– 2018 елдан Башкортстан Хөкүмәте авыр медицина техникасы буенча сизелерлек эшләде — аның санын сизелерлек арттырды, - дип йомгаклады төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Аларның нәтиҗәле эшләве мөһим.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас