Яңа ФАПлар Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү” проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә. Шушы көннәрдә Кырмыскалы районының өч авылында яңа фельдшер-акушерлык пунктларын ачу тантанасы узды. Хәзер Югары Төкен, Иске Муса һәм Шәйморатов авыллары халкы медицина ярдәмен яңа һәм заманча медицина учреждениеләрендә алачак.
Модульле ФАПлар ике меңнән артык пациентны хезмәтләндерәчәк. Биредә урындагы гына түгел, күрше авыллардагы халык та медицина ярдәме алачак. Медицина учреждениеләрендә тәҗрибәле фельдшерлар эшли. Шулай, Югары Төкен авылы халкын Светлана Кәримова хезмәтләндерә. Квалификацияле фельдшерның бу өлкәдә 18 еллык тәҗрибәсе бар. Авыл халкы да аны ярата һәм үз итә. Иске Муса авылында яшәүче Альмира Гозәерованы белмәгән һәм ихтирам итмәгән кеше юктыр. Бу өлкәдә 43 ел эшләү дәверендә күпме кешегә ярдәм күрсәткән ул! Шулай ук, авыл һәм район тормышында актив катнаша Альмира Искәндәр кызы. Шәйморатов авылы фельдшеры Гөлнур Кадаеваның иңнәрендә дә бай тәҗрибә ята.
Шул ук вакытта ФАПларны төзү генә түгел, аларны квалификацияле медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итү бурычы да тора. Медицина кадрларына кытлык мәсьәләсен хәл итүдә дәүләт программалары ярдәмгә килә. Шулай, узган елда республикада “Авыл фельдшеры” программасы буенча 33 медицина хезмәткәре авылларга эшкә кайткан. Программага ярашлы, авылга кайткан фельдшерлар, фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре һәм акушеркалар, “Ашыгыч ярдәм” бригадасы фельдшерларына 500 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Әлеге программадан файдаланучыларның берсе — Суык-Чишмә фельдшер-акушерлык пункты акушеры Влада Сутягина.
Влада Григорьевна Кырмыскалы авылында туып-үскән. 2019 елда С. М. Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбен тәмамлап, Стәрлетамак медицина колледжына акушерлыкка укырга керә. Былтыр дипломлы белгеч Кырмыскалы район үзәге дәваханәсенең Суык-Чишмә фельдшер-акушерлык пунктына эшкә кайта. Ул Суык-Чишмә, Сары-Саз һәм Ракитовка авылларына, ягъни 800дән артык кешегә хезмәт күрсәтә.
– Бу һөнәрне мин әти-әниемнең киңәше буенча сайладым. Хәзер язмышымны бу һөнәр белән бәйләвемә шатланып бетә алмыйм. Ничек кенә авыр булса да, эшемне бик яратам,– ди яшь белгеч.
Әйе, авыл фельдшерының эше җиңел түгел: көнме, төнме, ял яисә бәйрәм көнеме, ярдәмгә килергә кирәк. Үз эшеңне яратып башкарганда гына бу авырлыклар куркытмый.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.