Хәзер күрү сәләтен коррекцияләүгә мохтаҗ балалар кабинетта урнаштырылган өр-яңа җиһазлар мөмкинлекләреннән файдалана алачак. Бу барлык кирәкле процедураларны максималь төгәллек һәм хәвефсезлек белән үткәрергә мөмкинлек бирә.
Кабинетны ачу, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәреп кенә калмыйча, көтү вакытын һәм башка учреждениеләргә юлламалар санын да сизелерлек кыскартачак.
Табиб-окулист тәкъдим иткән барлык процедураларны тәҗрибәле шәфкать туташы Халидә Кәримова үткәрә.
Профессиональлек һәм кечкенә пациентларга игътибарлы мөнәсәбәт дәвалауның уңайлылыгын һәм югары нәтиҗәлелеген тәэмин итәчәк.