+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 сентябрь , 14:04

Көзен иммунитетка ни кирәк?

Белгечләр киңәшләренә игътибар итегез.  

Көзен иммунитетка ни кирәк?
Көзен иммунитетка ни кирәк?

Көз — салкынча көннәр һәм матур пейзажлар вакыты гына түгел, ә үз туклануыңа аеруча игътибар итәргә кирәк булган чор да, дип кисәтәләр табиблар. Елның бу вакытында организм ярдәмгә мохтаҗ, шуңа рациональ туклану сәламәтлекне саклауда һәм иммун системасын ныгытуда төп роль уйный.
Көзен иммунитетка ничек ярдәм итәргә соң? Башкортстаның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында бу уңайдан киңәшләр урнаштырылган.

Ризыклар төрлелеге һәм аларның балансы мөһим.
Артыгын ашамаска тырышыгыз, бигрәк тә татлы һәм майлы продуктларны. Туклануыгызга җиләк-җимеш, яшелчәләр өстәгез. Чөгендер, кишер, кабак, кәбестә, груша һәм алма кебек витаминнарга һәм минералларга бай сезонлы яшелчәләргә һәм җиләк-җимешләргә игътибар итегез. Бу яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр файдалы гына түгел, елның бу вакытында җитәрлек күләмдә бар да.

Эчәклек микрофлорасы бозылмасын.
Рационыгызга табигый йогурт, кефир, катык кебек пробиотиклар өстәгез. Көн саен тозланган кәбестә яки ферментлаштырылган башка яшелчәләр порциясен кулланыгыз. Азык җепселләренә бай продуктларны: тулы бөртеклеләрне, ярмаларны, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне ашап, пребиотик запасларын тулыландырыгыз.

Җитәрлек күләмдә аксым кулланыгыз.
Төрле аксымлы ризыкларны кулланыгыз. Майсыз ит, балык, йомырка, кузаклылар һәм чикләвекләр — көзге меню өчен бик яхшы вариантлар. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында сез ит кулланмыйсыз икән, аксымның бик яхшы чыганагы — ногыт борчагы, ясмык, чикләвек булачак. Шулай ук ит продуктларына җиңел үзләштерелә торган альтернатива – эремчек, табигый йогурт, тофу, йомырка.

Май турында онытмагыз.
Аларның чыганаклары — чикләвек, көнбагыш, үсемлек майлары. Тик чаманы белегез. Чикләвекләр шактый калорияле. Тәүлегенә 35-50 граммнан да артыгын кулланмау яхшы.

Чәй һәм тәмләткечләр бик файдалы.
Үлән чәйләре һәм тәмләткечләр турында онытмагыз. Имбир, куркума һәм дарчин ялкынсынуга каршы үзлекләргә ия һәм сезнең көзге ашларыгызга чагу тәмнәр һәм хуш исләр өстәп, иммунитетны ныгытырга ярдәм итәчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: