+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 сентябрь 2024, 12:27

Алты елга спорт медицинасы үсеше стратегиясе эшләнде

Башкортстанда 2 миллионнан артык кеше системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Бу - республика халкының яртысыннан артыгы. Башкортстан Хөкүмәте спорт инфраструктурасын үстерә, ә Сәламәтлек саклау министрлыгы командасы профессиональ спортчылар өчен дә, һәвәскәрләр өчен дә «спорт медицинасы» профиле буенча ярдәм күрсәтү өчен инфраструктураны үстерүне тәэмин итә.

Алты елга спорт медицинасы үсеше стратегиясе эшләндеАлты елга спорт медицинасы үсеше стратегиясе эшләнде
Алты елга спорт медицинасы үсеше стратегиясе эшләнде

 

- Агымдагы елда Русия Хөкүмәте тарафыннан 2030 елга кадәрге чорга физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе расланды, ул спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыруны, шулай ук спорт әзерлеге сыйфатын һәм физик культура белән шөгыльләнү өчен шартларны яхшыртуны күздә тота. Әлеге документны тулысынча гамәлгә ашыру спортчыларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыруны таләп итәчәк. Бу максатларда якындагы 6 елга спорт медицинасын үстерү стратегиясе эшләнде, - дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров.

Спорт медицинасын үстерү стратегиясе - якындагы елларга гамәлләр планын чагылдырган төп документ. Төп бурычлар арасында: ординатурада максатлы укыту һәм һөнәри әзерлек ярдәмендә спорт медицинасы буенча белгечләр әзерләү, инфраструктураны үстерү - спорт медицинасы табиблары кабинетлары челтәрен киңәйтү, спортчының электрон паспортын эшләү.

Шулай ук муниципалитетларда спорт медицинасы кабинетлары челтәрен булдыру һәм тирәнтен медицина тикшеренүләре узучы спортчыларның санын арттыру күздә тотыла.

Чараларны республика бюджетыннан финанслауның гомум күләме якынча 140 миллион сум тәшкил итәчәк.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/24974/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас