Диагнозны дөрес һәм вакытында кую пациентларны яклау һәм авыру тәмамлануның нәтиҗәсен яхшырту өчен бик мөһим. Диагноз пациент авыруының асылын билгели һәм кирәкле ярдәм һәм дәвалау алу өчен шарт булып тора.
Пациентларның хәвефсезлеге — медицина ярдәме күрсәтүнең төп принцибы. Аны күрсәтүнең һәр төре, формасы һәм шартлары пациентлар өчен билгеле бер хәвефләр белән бергә бара. Пациентларның хәвефсезлеген арттыру өчен сәламәтлек саклау системасы кысаларында комплекслы карарлар – эшчәнлекне оештыруны яхшырту буенча чараларның киң спектры, шул исәптән пациентларны һәм медицина ярдәмен куркынычсыз күрсәтүне тәэмин итүчеләрне җәлеп итү кирәк.
— Безнең стратегик бурычыбыз — пациентларның иминлек культурасын формалаштыру, медицина ярдәменең сыйфатын тәэмин итү. Пациентның иминлеген арттыру өчен без тулаем сәламәтлек саклау системасы дәрәҗәсендә дә, һәр медицина оешмасында һәм структур бүлекчәсендә дә уртак тырышлык куярга тиеш, - дип билгеләп үтте Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
16-22 сентябрьне Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы пациент хәвефсезлеге һәм сәламәтлек үзәкләрен популярлаштыру атналыгы дип игълан итте. Халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда сәламәтлек үзәкләре зур роль уйный. Алар сәламәтлек культурасын формалаштыра, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мәсьәләләрендә халыкның компетентлыгын, сәламәтлекнең абруен, тормыш сыйфатын арттыра, шул исәптән тәмәке, алкоголь һәм йогышлы булмаган авырулар үсешенә куркыныч булган башка факторларны кулланудан баш тартуга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивацияле караш булдыра.