Биология фәннәре докторы, профессор, нейропсихология һәм психофизиология өлкәсендә белгеч Эльвира Шәяхмәтова Башкортстанда «Бердәм Русия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсе каршындагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый һәм психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә консультацияләр үткәрде.
Психолог белән берлектә яугирләр һәм аларның туганнары кичерелгән травматик вакыйга нәтиҗәсендә барлыкка килә торган төрле катлаулы эмоциональ халәтләрне һәм хисләрне ачыкладылар. Эш нәтиҗәсендә авыр хис-кичерешләрне ресурска трансформацияләү омтылышлары ясалды. Эльвира Шәяхмәтова мондый алымнар тәҗрибәсеннән берничә очрак белән уртаклашты.
- Безгә консультациягә еш кына яугирләрнең якыннары килә. Алар үз ирләре, уллары өчен бик нык борчыла, һәм бу хис-кичерешләрне һәрвакытта да үзләре җиңә алмый. Мәсәлән, хәрби хезмәткәрнең әнисе мөрәҗәгать итте. Улы озак элемтәгә чыкмаган, бу аны бик нык борчыган, - дип сөйләде Эльвира Шиһабетдин кызы.
«Бердәм Русия» кабул итү бүлмәсендә юристлар борчылган әнигә улын эзләүдә ярдәм сорап нинди оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында киңәшләр биргән. Ә психолог хатын-кызны релаксация техникасы белән таныштырган, үз-үзеңне тынычландыру методикасы һәм үз халәтең белән эшләү турында сөйләгән. Шулай ук ханым хис-кичерешләр көндәлеген алып барырга һәм ешрак саф һавада йөрергә, яшьне исәпкә алып, физкультура белән шөгыльләнергә кирәклеге турында киңәшләр алган - бу игътибарны читкә юнәлтергә һәм тынычланырга ярдәм итә.
- Махсус хәрби операциядән кайткан бер ир киңәш сорап килде. Аның берничә җәрәхәте, контузиясе бар. Начар йоклый башлавы, хәтере начарлануы, алган җәрәхәтләрнең нәтиҗәләре сизелүе турында сөйләде. Аның өчен психо-физиологик һәм нейро-психологик консультацияләр үткәрдек, өйдә, мөстәкыйль рәвештә яки балалар белән бергә шөгыльләнеп була торган күнегүләр күрсәттек. Уртак вакыт үткәрү сугышчыга тизрәк тернәкләнергә ярдәм итәчәк һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк, бу да бик мөһим, – дип уртаклашты психолог.
Туганыгыз яу кырында хезмәт итсә, борчулы хис-кичерешләрне ничек җиңәргә? “Иң мөһиме - сез булган хәлләргә йогынты ясый алмавыгызны аңлау", - ди белгеч.